Казанда Әсгать Галимҗанов истәлеген мәңгеләштерәләр
Фото vk.com сайтыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казанда танылган
хәйрияче, шәһәрнең мактаулы гражданины Әсгать Галимҗановның истәлеген
мәңгеләштерәчәкләр. Әлеге карарны шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәре
Думасының IV сессиясе барышында депутатлар кабул итте.
2016 елның 3-нче гыйнварында вафат булган Әсгать Галимҗанов
истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән Казан Мэрының интернет аша кабул итү
бүлегенә шәһәр халкы мөрәҗәгать иткән иде. Илсур Метшин шәһәрлеләрнең
инициативасын хуплап алган һәм Әсгать Галимҗанов истәлеген мәңгеләштерү
вариантларын карарга кушты.
Илсур Метшин Әсгать Галимҗановның вафат булуы Казан һәм
Татарстан өчен зур югалту булуын билгеләп үтте.
Шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләрен һәм топонимика буенча комиссия
тәкъдимнәрен исәпкә алып, Казан шәһәре Думасы депутатлары Меңьеллык
мәйданындагы скверны – Хәйриячегә һәйкәл куелган мәйданчыкны Әсгать Галимҗанов
исеме белән атау карарын кабул иттеләр. Якын көннәрдә һәйкәл янында мәгълүмати
күрсәткеч урнаштырылачак.