(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанның Азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты мәктәп укучылары өчен 300 млн. кайнар туклану
порцияләре әзерләгән, шуларның 50 млн. порциясе мәктәп укучыларына бушлай
бирелгән. Департаментның эш нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Думасының IV сессиясендә
предприятие директоры Гүзәл Ананьева сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Казан мәктәпләре ашханәләрендә
туклануны оештыру белән бәйле булган 2006 елга кадәрге проблемалар Россиянең
күп төбәкләре һәм зур шәһәрләренә хас. Ашханәләрнең
иске бинада урнашулары төп проблема булып торган, алар тиешле санитар
нормаларга һәм стандартларга җавап бирмәгән. “Шәһәр Мэры Илсур Метшин
инициативасы буенча Казан Россиядә беренчеләрдән булып әлеге проблеманы чишә
һәм мәктәпләрдәге туклану системасына уңышлы гына реформа ясый алды. Безнең тәҗрибә
“Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруны
камилләштерү” федераль проектына этәргеч булды”, - дип җиткерде Г.Ананьева.
Дөрес туклануны оештыру буенча максатчан программаны
тормышка ашыра башланганнан бирле, мәктәп инфраструктурасы һәм департаментка
950 миллион сумлап акча кертелгән. Әлеге акчаларга кирәкле җиһазлар алынган.
Булдырылган материаль-техник база ярдәмендә мәктәпләрдәге
туклану системасын камилләштерүгә ирешелгән. Россиядән беренчеләрдән булып
мәктәп укучылары бердәм карта ярдәмендә түли башлаган. Алга таба да акчасыз
түләү системасын актив рәвештә үстерү планлаштырыла. 2005 елда туклану белән укучыларның
37%-ы тәэмин ителгән булса, 2015 елда аларның күләме 93%-ка җиткән.
Г.Ананьева сүзләренә караганда, гаиләләрнең материаль
хәлләренә карамастан, балалар ашханәдә тигез дәрәҗәдә туклана алалар.
Казан Мэры Илсур Метшин доклад тәмамлану белән департамент
уңышларын билгеләп үтте. “Кайнар ризык белән тәэмин ителеш 37%-тан 93%-ка кадәр
арткан – әлеге саннар үзләре турында үзләре сөйлиләр. Безнең төп уңышыбыз –
барлык мәктәп укучыларын да туклану белән тәэмин итә алуыбыз. Без Казан
мәктәпләренең барлык укучыларын да – аларның саны 100 мең баладан артып китә - бер
дәрәҗәдә сыйфатлы һәм яхшы тукландырабыз. Шуңа да карамастан, бер урында гына
таптынырга ярамый, һәм мин алга таба үсеш буенча тәкъдимнәр яңгыравына шатмын”,
- диде Мэр һәм Башкарма комитетка мәктәпләрдә дөрес туклануны оештыруны
камилләштерү буенча максатчан программа әезрләргә кушты.