(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казан мәктәпләрендә
туклануны сыйфатлы һәм һәркемнең хәленнән килерлек итеп оештыру мәсьәләсе шәһәр
хакимияте эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда шәһәр
мәктәпләрендәге укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү буенча шактый эш
башкарылса да, әле проблемалар кала бирә. Казан шәһәре Думасының IV сессиясе
утырышында шуның хакта фикер алыштылар, шәһәр Мэры Илсур Метшин барлык
әһәмиятле проблемаларны да ата-аналар белән килешеп чишәргә кушты.
“Казан шәһәрендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты”
МУП директоры Гүзәл Ананьева бүгенге көндә уку йортларының азык-төлек
блокларының технологик җиһазларын яңарту һәм модернизацияләү көн кадагында
торган мәсьәлә булганлыгын җиткерде. Мәктәпләрдә комплектацияләнү 80% тәшкил
итә, балалар бакчаларында – 50%. Казанның күпчелек учреждениеләрендәге
азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау һәм ашханәләрне реконструкцияләү сорала.
Мәктәпләрдәге туклануны оештыру тәҗрибәсенә сәламәтлек
саклау учреждениеләрендә дә ихтыяҗ бар. Хәзерге вакытта Департамент шәхси “таблет-туклану”
оештыруны тормышка ашыра.
Шулай ук кадрларга кытлык булу да социаль туклану
өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәлә. Түбән хезмәт хакы, авыр физик хезмәт һәм пешекче
һөнәренең популяр булмавы моның сәбәпчесе булып тора. Мәктәпләрдә туклану өчен
түләү мәсьәләсе дә зур игътибарга лаек. Казанда миллион халкы булган шәһәрләр
арасындагы иң арзанлы туклану бәясе куелган.
Г.Ананьева җиткергәнчә, 1-нче гыйнвардан балалар
бакчаларында Россия куллланучылар күзәтчелеге белән раслатылган бердәм меню
кертелгән, һәм моны, шәһәрлеләрнең туклануын контрольгә алып, башкаланың барлык
социаль учреждениеләренә дә кертергә кирәк. Мэр туклану сыйфатын контрольдә
тотуның кирәклеген хуплады.