(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин 178-нче номерлы Мәгариф үзәге ишегалдында урнашкан шугалакта
булып кайтты, биредә “Алтын алка” ярышларының район этабы кысаларында шәһәрнең
яшь хоккейчылары ярыша иде. Мэр яшь хоккейчылар, тренер белән аралашты һәм үзе
дә бозга чыкты.
Универсаль катламлы булган пластик хоккей тартмасы Мәгариф
үзәге территориясендә 2010 елда ук барлыкка килгән, һәм менә инде алтынчы кыш
рәттән шугалакта күрше йортлардан балалар спорт белән шөгыльләнә. Мәйданчыкта
балалар белән эшне “Казан” хоккей буенча яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы
Борис Цыганов алып бара. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендәге төркемнәрдә Совет
районы мәктәпләренең 60-тан артык баласы шөгыльләнә.
Таләпчән тренер балаларга төп кышкы вакыйгаларның берсенә -
А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы россиякүләм
ярышларына әзерләнергә булыша. Бу сезонда конкуренция шактый зур: турнирда
катнашуга 9 яшьтән алып 15 яшькәчә 29 команда составындагы 430 яшүсмер
катнашырга теләк белдергән. Шәһәр җитәкчесе хоккейчылар янына матч барышында килде.
Бозда 121-нче номерлы лицейның “21 гасыр” командасы һәм 171-нче белән 174-нче номерлы
мәктәпләрнең “Альянс” җыелма командасы очраштылар.
Тәнәфес вакытында Борис Цыганов Мэрга балалар белән уңышлы тренерлык
эшенең серләре, тренировкалар ничек үтүе турында сөйләде.
Казан Мэры, буш вакытларын спорт объектларында үткәрүләре
һәм хоккей белән кызыксынулары өчен, яшьләрне мактап үтте. “Бу сәламәтлек өчен
генә түгел, ә социаль адаптация, характерны ныгыту өчен дә кирәк”, - дип өстәде
Илсур Метшин.