(Казан шәһәре KZN.RU,
11-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанның Киров районындагы “Салават күпере” яңа торак
микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 255 фатир кергән
беренче йорт кулланышка тапшырылды. Яшәүчеләрне өй туйлары белән Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котладылар. Шулай ук тантаналы
чарада ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгат Абдуллин, ТР Премьер-министрының
беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше
мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.
“Ак Таш” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан төзелгән 13-5
номерлы беренче торак йортка “ТАИФ” компанияләр төркеме предприятиеләре хезмәткәрләре
урнашачак. Өй туйларын билгеләп үтүчеләргә Татарстан Президенты мөрәҗәгать
итте. “ТГК-16” ААҖ һәм “Казаньоргсинтез” ААҖ – республика һәм шәһәрнең бюджетын
булдыра торган алдынгы предприятиеләр, аларның хезмәткәрләре биредә яшәячәк. “Салават
күпере” – бу бөтенләй икенче микрорайон, без аңа 7 млрд. сум инвестиция
керттек. Республикада моңа кадәр мондый масштабтагы төзелеш проекты булганы юк
иде. Безнең тагы бер соципотека мәйданы бар – М-14 микрорайоны, ул да ел
ахырына кадәр тапшырылырга тиеш. Республика стратегиясе – уңайлы торак шартлары
булдыру, һәм без бүген микрорайонның беренче яшәүчеләрен өй туе белән котларга
шатбыз!” – диде Рөстәм Миңнеханов.
Илсур Метшин, үз чиратында, “Салават күпере” торак
комплексының берничә мең казанлы өчен көтеп алынган проект булуын, аның ТР
Президенты булышлыгы аркасында тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Йортта яшәячәк халык өчен яшәү урыны буенча социаль
хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге дә каралган. Йорт янында ук балалар өчен уен
мәйданчыгы оештырылган, парковка урыннары ясалган, 260 урынлык балалар бакчасын
кулланышка тапшыру әзерләнә. Беренче чират кысаларында берьюлы дүрт торак
квартал төзеләчәк, алар үз эчләренә гомуми мәйданы 384 мең кв.метр булган 6426
фатирдан торган 22 йортны һәм социаль инфраструктура объектларын ала.