Илсур Метшин “Салават күпере”ндәге беренче йорт ачылышында катнашачак
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Бүген Казанның “Салават
күпере” яңа торак микрорайонында беренче соципотека йорты тапшырыла. Ачылышта Казан
Мэры Илсур Метшин да катнашачак.
Нурихан Фәттах ур., 15 адресы буенча урнашкан йортта
Казанның 255 гаиләсе өй туе үткәрәчәк. Беренче чират кысаларында берьюлы дүрт
торак квартал төзелә, алар үз эчләренә гомуми мәйданы 384 мең кв.метр булган 6426
фатирдан торган 22 йортны ала. Микрорайонда барлыгы 50 мең шәһәрлегә исәпләнгән
1,5 млн. кв. метр күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла.