Казанда иң яхшы инновацион идеяләр авторларын бүләкләячәкләр
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Бүген Казанда “Татарстан
Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XI конкурсы җиңүчеләрен
бүләкләячәкләр. Бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша.
“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея”
конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул сигез төрле номинация буенча үтә. Җиңүчеләр
25-тән алып 50 меңгә кадәр премия алачаклар.
Бу елда конкурска рекордлы сандагы заявкалар килгән – 2273. Заявкаларның
күпчелеге “Инновацияләргә старт” һәм “Мәгарифтәге инновацияләр”
номинацияләрендә теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Инвестиция-венчур фонды матбугат
хезмәте.