(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанның
Идел буе районында урнашкан 19-нчы номерлы гимназиядә Яңа ел алдыннан “Балалар-балаларга”
дигән хәйрия ярминкәсе үтте. Җыелган барлык материаль чараларга аз керемле
гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр алачаклар. Гимназиядә үтә торган ярминкәгә
гаиләсе белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин да килгән иде. Шәһәр башлыгы яңа ел
сувенирлары, балалар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләрен сатып алды, укучылар әзерләгән
тәм-томнардан авыз итте, моменталь фото кабинасында укучылар белән бергә истәлеккә
фотога төште.
Укучылар тәкъдиме белән оештырылган ярминкәдә игелекле
эшләргә битараф булмаган һәр кеше катнаша ала иде. Илсур Метшин ярминкәдә башка
катнашучылар – укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән бергә гимназиянең иң зур
бүлмәләренә - спорт залына һәм ашханәгә урнаштырылган сәүдә рәтләре буйлап
йөрде. Биредә шулай ук мастер-класслар үткәрелде. “Дөнья халыклары ашханәсе”ндә
шәһәр башлыгы укучылар тарафыннан әзерләнгән ризыклардан авыз итте. Ярминкәгә
килгән кунаклар өчен шулай ук лотерея үткәрелде, мәктәпкә керү юлында исә күңел
ачу программасы каралган иде. Илсур Метшин иҗатлары һәм ярминкәдә актив
катнашканнары өчен укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Үз эшчәнлекләре белән
аларның башка балаларга ярдәм итүләрен билгеләп үтте.
Гимназия директоры Нияз Гафиятуллин сүзләренчә, яңа ел
алдыннан хәйрия ярминкәсе үткәрү турындагы тәкъдимне мәктәп җитәкчелегенә
укучылар үзләре җиткергәннәр. “Балаларыбыз фикеренә без теләктәшлек белдердек.
Максатыбыз – ярминкә оештыру гына түгел, аны күңелле гаилә бәйрәме итеп үткәрү.
Бирегә укучылар әти-әниләре белән бергә килә алалар, үз куллары белән эшләнгән
кул эшләнмәләрен, тәм-томнарны, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр. Мәктәптә 50
сыйныф һәм һәркайсы нәрсәдер эшләгән. Акчалар аз керемле гаиләләрдә
тәрбияләнүче балаларга тотылачак”, - дип сөйләде Нияз Гафиятуллин.
Тагын бер бәхетле очрак, нәкъ менә бүген, ярминкә үткәрелә
торган бәйрәм көнендә укучыларның “Ел иреклесе” дигән республика бәйгесендә
җиңүләре билгеле булды.
Мәктәп укучыларына әлеге чараны оештыруда күпсанлы
иганәчеләр булышкан. Спорт клублары да читтә калмаган. “Рубин” футбол клубы, “Ак
барс” хоккей клубы уенчылары имзалары куелган футбол тубы һәм кепка, форма –
лотереяда уйнатылган иң яхшы бүләкләрдән иде.