(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда
“Смена” заманча мәдәният үзәгендә Кышкы китап фестиваленең беренче көне старт
алды. Иртәгәге көнгә кадәр дәвам итәчәк чарада Казан Мэры Илсур Метшин да
булды. Ул оештыручылар белән аралашты һәм китап ярминкәсендә берничә китап
сатып алды. Китап ярминкәсенә төрле китап нәшриятларның вәкилләре килгән иде.
Китап ярминкәсе – фестивальгә күп кешеләр җыя торган төп
вакыйга булып тора. Биредә төрле нәшриятлардан нәшрият бәясеннән заманча
әдәбият, публицистика, фәнни, эшлекле, документаль һәм балалар әдәбияты
китапларын алып була.
Бу елда фестивальдә рәсем сәнгате, архитектура, фотография,
кинематография, театр, мода, дизайн, шулай ук балалар китапларына һәм график
романнарга зур игътибар бирелгән. Казан Мэрына бу бик тә ошады, ярминкәдә ул
балалар, эшлекле әдәбият, сәнгать буенча китаплар сатып алды.
Бу елда шулай ук традицион мастер-класслар да узачак –
балалар һәм аларның әти-әниләре өчен китап нәшриятларыннан һәм Казанның рәсем
сәнгате белән дизайн укытучыларыннан мастер-класслар үтәчәк.
Фестивальнең беренче көне “Соль” барында 20.00 сәгатьтә рәсми
кичә белән тәмамланачак.