(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Әлеге минутларда Казан Мэриясендә Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәнең төп темалары – Казанда Әдәбият елына йомгак нәтиҗәләре, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен яңа ел уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм чаралары.