(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Казан федераль
университеты янында авария хәлендәге агачларны кискән өчен казанлыларның
канәгатьсезлек белдерүләре аларның Татарстан башкаласында барган вакыйгаларга
битараф булмауларын күрсәтә. Агачларны кисү турындагы гамәлдәге регламентка
төзәтмәләр кертергә кирәк. Киселәсе агачлар турындагы хәбәр халыкка алдан
җиткерелергә тиеш. Әлеге фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең
Башкарма комитетында барган традицион аппарат киңәшмәсендә җиткерде.
Шәһәр башлыгы эшлекле дүшәмбе утырышын Казан федераль
университеты янындагы скверда киселгән агачлар өчен борчылган, шәһәрдәге
вакыйгаларга битараф булмаган казанлыларга рәхмәт сүзләреннән башлап җибәрде. “Катгый
рәвештә агачларны кисүне тукта нияте белән килгән битараф булмаган шәһәр
халкына рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бу бик яхшы реакция: халык - шәһәрдә
барган вакыйгалар үзәгендә. Әлеге 9 агач һәм 10 сотый җир Казан һәм
казанлыларның бер бөтен икәнлекләрен күрсәтте”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Мэр фикеренчә, агачларны кисү эшенә керешкәнче, әлеге планны
шәһәр халкы, һәм беренче чиратта университет коллективы, профессор-укытучылар
составы белән хәл итәсе, фикер алышасы булган. “Бер генә агач, хәтта авария
хәлендәге агач та җәмәгатьчелекне алдан кисәтмичә киселергә тиеш түгел. Безгә
эш регламентына, бигрәк тә тарихи үзәктә бара торган эшләргә төзәтмәләр
кертергә кирәк. Киселәсе агачлар турында халыкка алдан хәбәр итәргә кирәк. Бу
гадәти хәл”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 10-нчы декабрь көнне Казан федераль
университеты янындагы скверда 33 агач киселгән. Югары уку йорты җитәкчелеге
сүзләренчә, агачлар авария хәлендә дип табылган һәм алар авып, университет
хезмәткәрләренең сәламәтлегенә һәм милегенә зыян китерергә мөмкин булган. Әлеге
вакыйгага казанлылар канәгатьсезлек белдереп, агачларны кисүне туктату һәм яшел
зонаны төзекләндерү тәкъдиме белән чыкканнар.