(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Казанда
“Халык инвентаризациясе” дигән гомумшәһәр акциясенең дүртенче этабы башлана.
Бүгеннән башлап 2016 елның 31-нче гыйнварына кадәр казанлылар ялган аракы сату
пунктлары турында хәбәр итә алалар. Шәһәрнең Башкарма комитетында үткән эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин халыкны игътибарлы булырга һәм ялган
спиртлы эчемлекләргә каршы көрәшкә чакырды.
“Безгә әлегә кадәр ярым легаль режимда ялган аракы сатылу
турында хәбәрләр ишетелеп тора. Шунлыктан безгә халык ярдәме кирәк, - дип саный
И.Метшин. – Контрафакт алкоголь халыкның гомерен чикли, бу елда гына да аны
кулланып 300 кешенең гомере өзелгән. Без бергә булганда гына әлеге бәладан котыла
алачакбыз”. Акциядә катнашкан шәһәр халкына күрсәткән активлыклары өчен
традицион рәвештә бүләкләр тапшырылачак.
“Халык инвентаризациясе” дигән гомумшәһәр акциясенең
дүртенче этабын юкка гына үткәрергә уйламаганнар – кагыйдә буларак, бәйрәм
көннәре алдыннан ялган алкоголь продукциясен алып кайту, сату күренеше тагын да
арта. Шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе
сөйләгәнчә, килеп ирешкән һәр хәбәр буенча Комитет хезмәткәрләре урынга чыгып,
мәгълүмат җыячаклар, аннан соң ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләрен тиешле органнарга
юллаячаклар.
Гражданнар мәгълүматларны
тәүлек дәвамында эшли торган 200-04-04 телефон номерына, Казан Мэриясенең Интернет
кабул итү бүлегенә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына юллый алалар. Шулай
ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты сайтында Интернет-сервис эшли, сайтта теркәлгәннән
соң гражданнар, объектның фотосын йөкләп, үзләренең мобиль җайланмалары аша алкоголь
сату нокталарына тикшерү үткәрүне сорап заявка юллый алалар.