(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Зилә Гайфи). Шәһәр
җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында пассажирларга хезмәт
күрсәтү культурасын үстерү өлкәсендә эш даими рәвештә алып барылырга тиеш.
Әлеге фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәрдә 9-нчы ноябрьдән алып
9-нчы декабрьгә кадәр үткәрелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы
нәтиҗәләренә йомгак ясап Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Айлык барышында линиядә эшләгән вакытта игътибарны читкә
җәлеп итә торган чаралар – тәмәке тарту һәм телефоннан сөйләшеп бару кебек
гадәтләргә зур игътибар бирелгән. Пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын
үстерү һәм юлларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан транспорт
предприятиеләрендә хезмәт коллективлары белән киңәшмәләр, психологик тренинглар
үткәрелгән. Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көнендә шәһәрдәге өч тукталыш
пунктында җәмәгать транспортын йөртүчеләр өчен “Сигаретны конфетка алыштыр”
дигән чара үткәрелгән.
Айлык нәтиҗәләре буенча кагыйдә бозучы 347 йөртүчегә җәза
бирелгән, шул исәптән җәмәгать транспортын йөртүче 18 кеше эштән азат ителгән,
165 йөртүчегә премия бирелмәячәк, 111 йөртүчегә шелтә белдерелгән, 24 йөртүчегә
кисәтү ясалган.
Илсур Метшин айлык нәтиҗәләренең игътибарга лаек булуын
билгеләп үтте. “Нәтиҗәләр үзләре турында үзләре сөйли. Шәһәр җәмәгать
транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында пассажирларга хезмәт күрсәтү
культурасын үстерү өлкәсендә эш даими рәвештә алып барылырга, күчмә состав
яңартылу белән бергә әлеге гамәл кабатланырга тиеш. Якын арада шәһәр халкын һәм
башкала кунакларын яңа троллейбуслар, трамвайлар белән куандырачакбыз” - диде
Мэр.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, хезмәт күрсәтү культурасы – шәһәр
транспорты эшчәнлегенең мөһим бер өлеше. “29 яшьлек кондуктор Ләйлә Ханнанова
белән булган очрак безне сокландыра. Салонда барган пассажирларның берсеннән
мобиль телефонын урларга ниятләгән ике хулиганны тота ул. Әлеге очракны язып
чыккан массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт. Бу яхшы үрнәк. Әлбәттә, мондый
очраклар булмасын дип телик, һәм инде булган очракта безнең җәмәгать
транспортында менә шундый кондукторлар эшли дип горурланырлык булсын иде”, - диде
Илсур Метшин.
Эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры “ПАТП-4” автотранспорт предприятиесенең
Россия күләмендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулавы турындагы хәбәрне җиткерде.
“Безнең пассажир автотранспорт предприятиесе федераль дәрәҗәдә игътибарга лаек.
“ПАТП-4”
рейтинг буенча беренче урында һәм ике номинациядә премиягә ия. Әлеге күрсәткеч
безнең җәмәгать транспорты эшчәнлегенең дәрәҗәсе турында сөйли”, - дип сүзен
тәмамлады шәһәр башлыгы.