(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Зилә Гайфи). Бүген шәһәр
Башкарма комитетында Казанның тарихи үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча
ведомствоара эшлекле комиссия утырышы булды. Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендә узган комиссия утырышында 12 объект каралды. Эш нәтиҗәләре буенча
бер проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка карауга тапшырылды, ике
проект эшләп бетерелергә тиеш, бер проект кабаттан карауга калды, калган
проектлар расланды.
Комиссия утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Светлана
Персова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся
Балтусова, “Казан Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы” муниципаль
казна учреждениесе” территориясе префекты Марат Усманов, шулай ук шәһәрнең
алдынгы архитекторлары катнаштылар.
Расланган тәкъдимнәр арасында – XIX Иске Татар бистәсендәге Тукай
урамында урнашкан Галиев мәчете
комплексын киңәйтү.
Низенькая урамындагы камап алынган торак һәм Мәскәү
урамындагы сәүдә-офис үзәге төзелеше проектлары хупланды.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары Париж Коммунасы ур., 18
һәм 24 адреслары буенча урнашкан административ биналарны һәм Мөштәри ур., 22 һәм
24 адресы буенча урнашкан мәктәпкәчә балалар үзәге бинасын реконструкцияләү
проектларын хупладылар.
Шаляпин урамы буенча урнашкан Казан тикшеренү медицина үзәге
бинасына янкорма төзелеше проектына карата берничә шелтә булды. Илсур Метшин
әлеге проектта архитектура ягыннан җитешсезлекләр булуын билгеләп үтте һәм
эшләп бетерергә кушты.
Утырышта шулай ук Худяков урамы буенча урнашкан Керәшеннәр
иҗаты үзәге бинасында өченче кат, Ульянов-Ленин урамындагы кунакханәне,
Петербург ур., 55б буенча урнашкан Офицерлар йорты бинасына янкорма һәм башка
объектлар төзелеше мәсьәләләре дә каралды.