(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Ксения Швецова). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген Вознесение бистәсендәге Нокса елгасы аркылы сузылган
реконструкцияләнгән күперне карады. Яңартылган транспорт артериясе биш меңнән
артык бистә халкының күптөрле пробелмаларын чишәргә булышты – имин хәрәкәт
белән тәэмин итте һәм ел саен очраша торган юлларны су басу проблемасын артта
калдырды.
“Биш мең кеше әлеге күпер ачылышын көтте, бу чыннан да “тормыш
юлы” – башкача атап булмый, - дип саный И.Метшин. – Республика җитәкчелегенә,
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм реконструкцияләүдә катнашкан
һәркемгә рәхмәт җиткерәсе килә. Хәзер бистә халкы Нокса елгасы аша курыкмыйча
чыга ала”.
Вознесение бистәсендәге Нокса елгасы аша сузылган күпер бу
елның октябрендә реконструкцияләнгән иде, сынау режимында машиналар хәрәкәте
ачылды. Күптән түгел күпер белән эшләрне тулысынча тәмамладылар: ясалма яктырту
җайланмалары урнаштырылды, шәһәр инженерлык челтәрләрен һәм коммуникацияләрне
күчерделәр, янәшәдәге урамнарга төшү юллары төзелде, вакытлыча ясалган алмаш
юлны демонтажладылар.
Вознесение торак массивында һәм Офицерлар һәм прапорщиклар
берлеге бистәсендә барлыгы 5000 кеше яши. Нокса елгасы аша сузылган күпер –
торак массив һәм шәһәрне тоташтыручы бердәнбер җайланма.
Биредәге иске күпер 1995 елда төзелгән һәм аз сандагы
транпортларга исәпләнгән булган. Соңгы елларда бистә актив рәвештә үсә,
транспортлар арта, күпер аркылы көн саен йөк машиналары һәм җәмәгать транспорты
да йөри.
Әлеге проблемаларның барысын да чишә алдык – яңа күпер ике
яклы хәрәкәткә исәпләнгән, гомуми озынлыгы 33 метрны тәшкил итә. Ике яктан да
1,5 метр киңлектәге тротуар булдырылган.
Яңа объектның уңайлылыгын Вознесение бистәсендәгеләр генә
түгел, якындагы бистә халкы да бәяләп өлгерде.
“Халык безнең бистә проблемасын игътибарсыз калдырмавыгыз
өчен рәхмәтле сезгә: балалар бакчасы да төзедегез, клубны да, юлларны да
ясыйсыз. Әмма иң мөһиме ул – күпер, аның өчен без сезгә аерым рәхмәтлебез”, - дип
мөрҗәгать итте шәһәр башлыгына Совет районының “Вознесение” территориаль
иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Литвинова. Күпер төзүнең төп инициаторы да ул
– әлеге теманы беренче тапкыр бистәдә яшәүче Казан Мэрының шәхси кабул итү
вакытында җиткергән иде. Шәһәр җитәкчесе Н.Литвиновага инициативасы өчен рәхмәт
белдерде.
“Сезгә актив позициягез һәм үҗәтлегегез өчен рәхмәт – алар безгә
бик булыштылар. Шуның ярдәмендә бистәдә күпер барлыкка килде. Сез Татарстанның
тулы хокуклы кешеләре, һәм безнең бурыч – шәһәр һәм бистә тормышы өчен бертөрле
шартлар булдыру”, - дип ассызыклады Мэр.