И.Метшин Вознесение бистәсендәге Нокса елгасы аша сузылган яңа күперне караячак
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU,
9-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Нокса елгасы аркылы сузылган яңа
күперне караячак, әлеге объект шәһәрнең Совет районындагы Вознесение бистәсендә
ачылды.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение бистәсендәге күпер
реконструкциягә мохтаҗ иде. Объект 1995 елда аз сандагы машиналарга дип
исәпләнеп төзелгән, әмма соңгы елларда бистә күзгә күренеп үсте, шәхси транспортларның
да саны артты. Моннан кала, күпер аша көн саен йөк машиналары һәм җәмәгать
транспорты үтә.
Яңа күпер ике яклы хәрәкәткә исәпләнгән, гомуми озынлыгы 33
метрны тәшкил итә. Ике яктан да 1,5 метр киңлектәге тротуарлар урнаштырылган.