“Ихлас күңелдән котлыйм сезне һәм укуыгызда уңышлар телим, -
дип мөрәҗәгать итте И.Метшин фестивальнең яшь катнашучыларына. – Казанның урта
һөнәри белем бирү йортларында 28 мең студент белем ала. Нәкъ менә сезгә,
бүгенге беренче курс студентларына, “WorldSkills” дөнья чемпионатында Казанның
гына түгел, республиканың һәм бөтен илнең данын якларга туры киләчәк. Бу безнең
өчен осталыгыбызны үстерүдә һәм үзебезне иң яхшылары итеп танытуда яхшы
мөмкинлек”. Мэр шулай ук урта һөнәри белем бирү йортлары педагоглары һәм җитәкчеләренә
башкарган эшләре, урта һөнәри белем бирү йортлары арасында да “Беренче курс
студенты көне” фестивален традициягә кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Урта һөнәри белем бирү йортлары арасындагы “Беренче курс
студенты көне” фестивале Казанда 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу елда фестиваль
хәрәкәтендә 1000-ләп студент катнашты. Алар жюри хозурына дүрт төрле юнәлеш
буенча 198 номер тәкъдим иттеләр: бию, музыка, үзенчәлекле һәм театр.