(KZN.RU, 9-нчы ноябрь). 2015 елның ноябрь ае нәтиҗәләре
буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы регионнары башкалалары
арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингын әйдәп бара.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә
Илсур Метшинның медиандексы 3360,77 пунктны тәшкил итә. Узган айда массакүләм-мәгълүмат
чараларында “Рубин” футбол клубы президентының команда җанатарлары белән
очрашуы турында яздылар. Очрашу барышында шәһәр җитәкчесе клуб өчен, команданың
тарихын онытмыйча, яңа традицияләр булдыру кирәклеген җиткерде. Шулай ук
матбугатта Илсур Метшинның Россия тимер юлларының экс-җитәкчесе Владимир
Якунинга шәһәрнең Мактаулы гражданины истәлекле билгесен тапшырганлыгын да
яктырттылар.
Медиарейтингның икенче урынында – Саратов Мэры Олег Грищенко
(1730,5 пункт), өченчедә - Түбән
Новгород шәһәре башлыгы Иван Карнилин (1484,56).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 29200 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә.