И.Метшин Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәк салу тантанасында катнашты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
9-нчы декабрь). Казанда илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган Ватан
Геройларын искә алу чарасы булды. Казанга эшлекле визит белән килгән Россия
Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабич "Хәтер китабы" мемориалына барды һәм Җиңү паркындагы
Мәңгелек утка чәчәк салуда катнашты. Мәңгелек утка чәчәк салу чарасында шулай
ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да
катнаштылар.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия
театрында узачак Ватан Геройлары көненә багышланган концерт тантаналарның төп
чарасы булачак. Концертны Идел буе федераль округында яшәүче Ватан Геройлары
тамаша кылачак.