(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Зилә Гайфи). Дөньякүләм
икътисадның заманча шартларында кризис вакытында тотрыклы үсеш барлык шәһәрләр
өчен төп бурычларның берсенә әйләнеп бара. Дөнья мегаполислары, шул исәптән
Татарстан башкаласы да, икътисади һәм башка проблемаларны чишәр чыгар өчен, үзара
хезмәттәшлеккә омтылырга тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры
Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Татарстан башкаласы җитәкчесе узган ялларда Казанның “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының Бөтендөнья советында һәм Париждагы
Климатик саммитта катнашканлыгын искәртеп үтте. “Климатик үзгәрешләр мәсьәләсе
өлгереп җиткәнлеге һәм аны бөтен дөньяда чишәргә кирәклеге турында бүгенге һава
торышы да сөйли. Казан – муниципалитетлар арасында уздырылучы зур халыкара
чараларның актив катнашучысы. Бүген безнең алдагы көнүзәк мәсьәләләр Париждагы
хезмәттәшләребезне дә борчый. Европа җитди проблемалар – качаклар агылуы,
террорчылык белән очрашты. Европа илләре һәм шәһәрләре лидерларының күбесе
әлеге ситуациягә әзер түгел иделәр”, - диде Илсур Метшин, ул Казанда, Мәскәүгә
һәм Парижга барып кайтканнан соң, тынычлык сизелүен билгеләп үтте.
Казан Мэры фикеренчә, башка илләр ситуациясе белән
чагыштырганда, Россиядә бүген уңайрак хәл күзәтелә. “Узган атнада Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә без Россия Президенты Владимир
Путинның Федераль юлламасында катнаштык. Илебез лидеры тавышы халыкара аренада
гына ишетелеп калмый, ул – сәяси дөньядагы иң зур хөрмәткә лаеклы кешеләрнең
берсе. Бүгенге көндә башкарылган эшләрнең барысы да Россиягә бөек дәүләт
статусы кайтсын, илебез икътисади яктан үссен, яшәү өчен тыныч булсын өчен эшләнелә”,
- диде Илсур Метшин.