(Казан шәһәре KZN.RU,
7-нче декабрь, Зилә Гайфи). Бүгенге көндә Казанда 16 меңнән артык элмә такта
бар, аларның 6 меңнән артыгының вакыты чикләнмәгән. Мәгълүмати конструкцияләр
базары вакыт тенденциясе артыннан үзгәрә бара, иң мөһиме – шәһәр мохите
эстетикасын саклау. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетның
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсенең проектлар һәм шәһәр дизайнын карау бүлеге җитәкчесе Жанна
Белицкая хәбәр итте.
2014 елдан тышкы мәгълүмат чараларын – мәгълүмати элмә
такталарны раслату буенча функцияләр тулысынча Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсенә күчте. Жанна Белицкая сүзләренә караганда, үз эшләрендә белгечләр
2010 елда Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан кабул ителгән карарларга
нигезләнеп эшлиләр, ул вакытта шәһәр мохите эстетикасын яхшырту һәм башкала
халкы өчен уңайлы, кунаклар өчен кызыклы һәм эшмәкәрлек өчен тотрыклы шәһәр
формалаштыру төп бурыч итеп куелган иде.
Жанна Белицкая 2014 елның 1-нче апреленнән элмә такталарны урнаштыруның
Мәскәү тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнелгән яңа кагыйдәләре гамәлгә кергәнлеген
исәкртеп үтте. Элмә такталарның паспорт кебек расланылган, вакыты ягыннан
чикләнмәгән булулары турындагы карарны кабул итү иң мөһимнәреннән булды. Моннан
кала, 2014 елның ноябрендә Административ регламент кабул ителде, ул элмә
такталарны раслату барышын билгеләде, шулай ук эшмәкәрләр өчен шартларны
берникадәр җиңеләйтүгә юнәлтелгән үзгәрешләр дә кертелде.
Жанна Блицкая сүзләренә караганда, кагыйдәләрне йомшарту шәһәр
мохите эстетикасына зыян салмый. Кертелгән һәр үзгәреш буенча җәмәгатьчелек белән
фикер алышына, шул исәптән профессиональ берләшмәләр белән дә килешенә. Мәгълүмати
элмә такталарны контроль астында тотуны административ-техник инспекция башкара.
Жанна Белицкая хәбәр иткәнчә, элмә такталарны раслау буенча
эшне камилләштерү өчен 2016 елның 1-нче гынварыннан “Планета задач” сервисы
эшен online-режимда яңарту планлаштырыла. Эшмәкәр элмә такталарны раслату
вакытын гына кыскартып калмаячак, раслау барышын да күзәтеп бару мөмкинлегенә
ия булачак. Казан Мэры Илсур Метшин сервисны эшләтеп җибәрү буенча эшне тизләтергә
кушты.
Тулаем алганда, шәһәр башлыгы сүзләренә караганда,
мәгълүмати элмә такталарны урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә таләпләр катгый,
әмма гадел. “Элек тышкы конструкцияләр базары тәртипсез рәвештә эшли иде. Бүген
исә билгеле бер кагыйдәләр булдырылды, аларны без катгый рәвештә үтәячәкбез.
Вакыт белән теләсә нинди кагыйдәләр дә үзгәрә, шуңа да эшмәкәрлек ширкәтләре
белән элемтәдә булу мөһим”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.