(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Ксения Швецова). Кризис
шартларында тышкы реклма базары Россиянең барлык миллион халкы булган
шәһәрләрендә дә “комга терәлде”. Шулай да Казанда базарны кыскарту, башка
шәһәрләргә караганда, аз дигәндә 10%-ка кимрәк. Мондый саннар юктан гына түгел
– соңгы берничә ел эчендә тышкы реклама базарын тулысынча үзгәртүгә ирешелде,
аның барлык “уенчылары” өчен дә шәһәрдә яхшы шартлар булдырылды, ә менә
файдасын эшмәкәрлек тә, хакимият тә, шәһәрлеләр дә күрә. Эшлекле дүшәмбе
барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
“Тышкы рекламаны тәртипкә китерү буенча без зур юл үттек,
әлеге эшмәкәрлек өлкәсендәге уеннарда үтәкүренмәле кагыйдәләр булдырырырга
теләгән башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләребезгә мисал күрсәттек, - дип саный
И.Метшин. - Хәзерге вакытта базар җиңел
булмаган вакытларны кичерә, әмма аның аска тәгәрәве, башка шәһәрләргә
караганда, бездә түбәнрәк булуы сөендерә. Бездә законсыз реклама конструкцияләренең
саны 100 тапкырга кимеде. Моннан барысы да ота: эшмәкәрлек тә, казна да,
шәһәрлеләр дә”. Шәһәр җитәкчесе әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәргә чакырды.
Законсыз рекламаларга килгәндә, киңәшмә катнашучылары үз-үзләренә
нык ышанган эшмәкәрләр белән эшләү хәзер, берничә ел белән чагыштырганда, күпкә
җиңеләйгәнлеген билгеләп үттеләр. Тышкы реклама һәм мәгълүматлаштыру идарәсе
җитәкчесе Ирина Дябилкина сөйләп үткәнчә, 2014 елда муниципалитет законсыз
урнаштырылган барлык реклама баннерларын һәм элмә такталарны юкка чыгарырга мөмкинлек бирә торган яңа
көчле корал алган.
Бүгенге көндә Казанда гадел шартларда эшләргә әзер булган
яңа реклама бирүчеләрне җәлеп итәр өчен уңайлы шартлар булдырырга ирешелгән.
Законсыз реклама урнаштыручыларның саны 2013 елдан 685-тән 6-га гына калган. 2012
елдан барлыгы 909 законсыз урнаштырылган тышкы реклама һәм мәгълүмат чаралары
демонтажланган, шәһәр казнасына суд аркылы 6,5 млн. сумнан артык акча кергән.
Бүген исә Казанда закон буенча 1458 реклама конструкциясе урнаштырылган, алар
реклама базарының профессиональ уенчыларына карый һәм арендага бирү өчен
билгеләнгәннәр.
“Тышкы треклама базары үсеше – шәһәр өчен үсеш күрсәткече. Әлеге
эшне дәвам итәргә кирәк, - дип чакырды И.Метшин. – Хәзер без тышкы реклама
базарының барлык “уенчылары” өчен иң яхшы шартлар булдырдык. Бу – катлаулы
мәсьәләләрне гамәлдәге законнар кысаларында чишәргә мөмкин һәм кирәклекнең яхшы
мисалы”.