(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь, Ксения Швецова). Казан
балаларының мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре сыйфатлы ризыклар белән генә
тәэмин ителергә тиеш. Шәһәр хакимияте балаларны тукландыру мәсьәләсен махсус
контроль астында тота. Ризыкларны китереп бирүчеләр продукциянең сыйфаты
өстендә җитди эшләргә тиешләр. Киресе күзәтелгән очракта, алар “кара исемлеккә”
керәчәкләр. Бүгенге киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин шундый кисәтү белән чыгыш
ясады.
Киңәшмәдә “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты” МУП директоры Гүзәл Ананьева һәм Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Иван Кузнецов катнашты. Катлаулы сәяси мөнәсәбәтләргә карамастан,
Казанның социаль учреждениеләрен барлык кирәкле булган продуктлар белән тәэмин
итү киңәшмәнең төп темасы булды.
Казанның социаль учреждениеләрендә туклану оештыру дәрәҗәсе
гел үсеп тора. Гомуми кешеләр саны 178
меңнән артып китә торган шәһәрнең 500 учреждениесенә “Казан шәһәренең
азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП хезмәт күрсәтә. Соңгы вакытта
ведомство китереп бирүчеләрнең продукциясен тикшерү эшен көчәйтте, практика
күрсәткәнчә - юкка түгел. Азык-төлек китергән фураларның күбесе кире китә,
продукция мәктәп һәм балалар бакчалары өстәлләренә килеп җитми кала.
Продукциянең нормаларга туры килү-килмәвен Департамент базасында
махсус булдырылган лабораториядә тикшерәләр.
Хәзер сыйфатсыз продукция китерүдә “тотылган” барлык китереп
бирүчеләр дә Департамент белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бөтенләй югалта
алалар. “Лаборатория тикшеренүләрендә бер үк китереп бирүче сыйфатсыз продукция
белән ике тапкырдан күбрәк тотыла икән, аның белән хезмәттәшлекне өзәргә кирәк.
Бу очракта төп принцип – балаларның сәламәтлекләрен саклау”, - дип ассызыклады
Мэр.
Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларына яшелчә һәм
җиләк-җимешләр китерү дә төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Китереп бирүчеләрнең
сүзләренә караганда, зур өзеклекләр килеп чыкмаячак. Мисал өчен, бер китереп
бирүче фирма җитәкчесе Мәрьям Гасангусейнова сүзләренә караганда, әлегә кадәр
җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең 50-70% Төркиядән китерелгән. Әмма хәзер үк
альтернатив вариантлар эзләү бара.
Моннан кала, китереп бирүчеләр китереп бирү эше өчен түләүләр
вакытын яңа баштан карарга чакыра – 45 көннән 35-кә кадәр кыскартуны сорыйлар.
Якын көннәрдә әлеге мәсьәлә, И.Кузнецов сүзләренә караганда, җайга салыначак.
Шәһәрнең социаль учреждениеләренә продукция китереп бирү
мәсьәләсе алга таба да шәһәр хакимиятенең игътибары астында булачак. “Партнерлар
исемлегеннән китереп бирүчеләрне алып ату механизмын кулланасы килми. Әгәр “кара
исемлек”кә эләгәсегез килми икән, продукция сыйфаты өстендә эшләгез, - дип
мөрәҗәгать итте И.Метшин китереп бирүчеләргә. – Безнең яктан исә финанслау юнәлешендә эшнең
сыйфатын яхшыртырга сүз бирәбез, алдагы 30 көнгә шундый бурыч куябыз. Без озак
вакытка хезмәттәшлек итү ягында”.