(Казан шәһәре KZN.RU,
1-нче декабрь, Зилә Гайфи). Бүген, бөтен Россия Федерациясе территориясендә гражданнарны
бердәм кабул итү көнендә, Казан Мэры Илсур Метшин чираттагы тапкыр халыкны
кабул итү эшен оештырды. Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда 8 кеше
катнашты, алар шәһәр җитәкчесе адресына мәгариф, транспорт, төзекләндерү һәм
төзелеш мәсьәләре буенча мөрәҗәгатьләр җибәргән булган.
Идел буе районында яшәүче Николай Ширяев Илсур Метшинга
Карбышев урамындагы бер йортның балалар өчен уен мәйданчыгында кече архитектура
формалары урнаштыру мөмкинлеген карау үтенече белән килгән. Дүрт оныгы булган
пенсионер уен мәйданчыгын үзе оештырган һәм агач фигуралар куйган, әмма балалар
мәйданчыгына тау, таган кебек заманча аттракционнар җитми.
Илсур Метшин Николай Ширяевка шәһәрне төзекләндерү өлкәсенә
үзеннән өлеш кертәсе килгәне өчен рәхмәт белдерде һәм инициативалы казанлыга ярдәм
күрсәтеләчәк дип ышандырды.
Очрашу барышында Казан кешеләре шулай ук социаль өлкә
объектларын төзү буенча тәкъдимнәре белән дә бүлештеләр. Шул рәвешле, Идел буе
районынында яшәүче Лидия Дерякова Кол Гали ур., 13 адресы буенча урнашкан 18-нче
номерлы татар гимназиясе укучыларына уку өчен шартларны яхшырту кирәклеге
мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә укучылар берьюлы ике бинада укырга мәҗбүрләр –
42-нче номерлы мәктәптә һәм элеккеге балалар бакчасы бинасында.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, гимназия өчен 42-нче
номерлы һәм 69-нчы номерлы мәктәпләр территориясендә аерым бина төзү мөмкинлеге
каралачак, һәм, мөмкин булса, балалар бакчасы сабыйларга кайтарылачак.
Идел буе районының тагы бер вәкиле Надежда Колесникова Мэрга
авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру өчен махсус урын оештыру мөрәҗәгате белән
килгән иде. Пенсионер ханым сүзләренә караганда, урын буенча иң якын ярминкә Вахитов
районында үтә - Идел буе районы халкы өчен анда бару ерак. Вахитов һәм Идел буе
районнары администрацияләре башлыгы урынбасары Евгений Варакин билгеләп
үткәнчә, ярминкәне уздыру өчен Җиңү проспектындагы “Чулпан” мәдәни үзәген
кулланырга мөмкин. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә бирде.
Очрашу барышында шәһәр
җитәкчесе социаль өлкә объектларына капиталь ремонт ясау һәм юл
инфраструктурасына кагылышлы мәсьәләләр буенча да казанлылар белән фикер
алышты. Илсур Метшин гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә җентекләп өйрәнеләчәк
һәм кулдан килгәнчә чишәргә тырышачакбыз дип ышандырды.