Илсур Метшин гражданнарны бердәм кабул итү көнендә казанлылар белән очрашачак
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Бүген Россия
Федерациясе төбәкләрендә гражданнарны бердәм кабул итү үтә. Казанда шәһәрлеләрне
Татарстан башкаласы Мэры, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек секретаре
Илсур Метшин кабул итә.
Шулай ук бу көнне депутатлар, шәһәр районнары
администрацияләре һәм структур бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр һәм экспертлар,
партия активлары халык белән очрашулар үткәрәчәк.
Гражданнарны кабул итү “Бердәм
Россия” партиясенең җирле бүлекләренең иҗтимагый кабул итү бүлекләрендә һәм
округларда үткәреләчәк. Казан Мэры халык белән шәһәр Башкарма комитетында
очрашачак.