(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). Казан “Рубин”ының Мәскәүнең “Спартак” командасы белән Россия чемпионатының 17-нче тур матчы 2:2 исәбе белән төгәлләнде. Уен барышын Казан клубы президенты, башкала Мэры Илсур Метшин күзәтте.
Уен нәтиҗәләре буенча “Рубин”, футбол клубы матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, яхшы кәеф белән Ростов-на-Донуга чемпионатның беренче өлешенең йомгаклау уенына юл тота.
17-нче тур нәтиҗәләре: “Рубин” – “Спартак” (Мәскәү) – 2:2 (0:0). Голлар: Девич, 70; Кверквелия, 90+ – Зе Луиш, 51; Промес, 74.