Илсур Метшин Мәскәү районында урнашкан төзекләндерелгән “Полимер” мәдәният йортында булып кайтачак
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Казанда авыл клубларын
төзү һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Бүген
шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан Левченко бистәсендә капиталь төзекләндерү
эшләреннән соң “Полимер” мәдәният йорты ачылачак. Яңартылган мәдәният йортында
Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтачак.
Рәхимов урамы, 29 адресы буенча урнашкан мәдәният йорты Левченко
бистәсендә яшәүче 5 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Мәдәният йортында төрле
юнәлешләр буенча 13 түгәрәк эшли, аларга 200 тирәсе кеше йөри. 1974 елда
төзелгән клуб бинасы ачылганнан соң бер тапкыр да төзекләндерелмәгән була.