Казан Мэры: “Футбол матчларына гаилә белән йөрү традициясен гадәткә кертергә кирәк”
"Рубин" ФК матбугат хезмәтеннән
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). 5-нче ноябрьдә “Рубин”
– “Ливерпуль” командалары арасында үтәчәк футбол матчы вакытында “Казан Арена”
стадионында тамашачылар өчен күңел ачу программасы оештырылачак һәм кайнар
ризыклар сатылачак. Стадионның күпсанлы җанатарларны кабул итәргә әзерлеге
турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең
икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
“Рубин” – “Ливерпуль” матчы “Казан Арена” стадионында сәгать
21.00 башланачак, ә күңел ачу программасы исә иртәрәк – матч башланырга ике
сәгать алдан оештырылачак. “Стадион эчендә тамашачылар зур булмаган ярминкәгә
юлыгачаклар, биредә “Рубин” һәм “Ливерпуль” футбол клубларының атрибутикалары
белән сувенирлар сатып алып булачак. Стадионның дүрт трибунасында кайнар ризык
сатылачак. 15-минутлык тәнәфес вакытында без күпсанлы кунакларга хезмәт
күрсәтергә тиеш булабыз. Моның өчен 200 стационар һәм 16 мобиль фудкорт
эшләячәк. 300-дән артык кеше кунакларга хезмәт күрсәтәчәк”, - дип хәбәр итте Иван
Кузнецов. Шулай ук 150 волонтерны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен,
матч алдыннан кырга чыгачак балаларны да тукландырырга кирәк булачак.
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Казанда футбол
матчларына гаилә белән йөрү традициясен гадәткә кертергә кирәк. Моның өчен
шәһәр стадионнарында уңайлы шартлар булдырылырга тиеш. “Матч үтәчәк көнне
“Казан Арена” стадионында 45 мең тамашачы булачак, бу тәртип саклау һәм
җәмәгать транспорты эше буенча безгә зур сынау. Барысы да лаеклы дәрәҗәдә
оештырылырга тиеш. Без тулы трибуналар күрергә телибез. Футбол матчларын гаилә
белән карау гадәтен кертергә кирәк”, - дип ышаныч белдерде Мэр һәм Казан халкын,
шәһәр кунакларын алда үтәчәк футбол бәйрәменә чакырды.