(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан 5-нче ноябрь көнне
“Рубин” – “Ливерпуль” командалары арасында Европа Лигасының төркем этабы
кысаларында футбол матчын үткәрүгә әзерләнә. ТР башкаласы “Казан-Арена”
стадионының яңартылган кырында иң беренче матчтан ук үзен ФИФА һәм УЕФА
дәрәҗәсендәге төрле уеннарны үткәрүгә әзер шәһәр икәнен күрсәтергә тиеш. Әлеге
футбол матчын бик яхшы итеп оештырырга кирәк”, - диде бүген Казан Мэры Илсур
Метшин эшлекле дүшәмбе утырышы барышында.
Җаваплы матчны үткәрүгә шәһәрнең ничек әзерләнүе турында РФ
Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий
Красильников сөйләде. Традиция буенча, җәмәгать тәртибен саклауга бик зур игътибар
биреләчәк. Җанатарлар Казанга 4-нче ноябрь көнне үк килә башлаячак, Ливерпульдан
300 җанатар килүе көтелә. “4-нче ноябрь көнне сәгать 21.00 үтәчәк ачык
тренировкага да сак хезмәте куелачак. Матчны үткәрү көнендә, ягъни 5-нче
ноябрьдә җәмәгать тәртибен саклау өчен 500 полиция хезмәткәре, 150 хәрби
хезмәткәр, 500 контролер һ.б. җәлеп ителәчәк.
Халык күпләп йөри торган урыннарда иртәдән үк парлы нарядлар
сакта торачак. Матч башланырга 2,5 сәгать вакыт кала стадионны кинологлар
тикшереп чыгачак һәм объект сак астына алыначак. ЮХИДИның аерым постлары
стадион янында хәрәкәтне көйләп торачак”, - диде Валерий Красильников. РФ Эчке
эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе сүзләренчә,
җанатарларның башка шәһәрдән төп килү урыны булган тимер юл вокзалында да
контроль көчәйтеләчәк.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, футбол матчларын оештыру
буенча Казанның шактый зур тәҗрибәсе бар, шуңа да карамастан, Татарстан
башкаласы планканы югары тотарга тиеш. Чөнки уенны бөтен дөнья тамашачысы
бәяләячәк. “УЕФА химаясендә “Казан Арена” стадионында үзебезнең беренче матчны
үткәрәбез. Без беренче көннән үк уенның 2018 елгы футбол буенча дөнья
чемпионаты стадионында үтә икәнен күрсәтергә тиешбез. Казан – ул Универсиада,
спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, “WorldSkills” чемпионатын үткәрү
урыны гына түгел, без шулай ук ФИФА һәм УЕФАның төрле матчларын үткәрергә әзер.
Моннан тыш, Европа Лигасының финал уеннарын үткәрүгә дә дәгъва итәбез. Безгә “Рубин”
– “Ливерпуль” матчын бик яхшы итеп оештырырга кирәк. “Казан-Арена” стадионында
үтәчәк беренче уеннан ук без үзебезне югары планкада тотарга тиеш”, - диде Мэр.