Казан Мэриясендә аппарат киңәшмәсе бер минутлык тынлык белән башланды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан Мэриясендә традицион
эшлекле дүшәмбе утырышы бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә
катнашучылар “Airbus А321” рус самолеты белән килеп чыккан авиаһәлакәттә үлгән 224 кешене искә алдылар.
“Когалымавиа” авиакомпаниясенең “Airbus А321” лайнеры 31-нче
октябрь көнне Синай ярымутравында һәлакәткә очрый. Самолетта 224 кеше: Россия,
Белоруссия һәм Украина гражданнары була. Лайнер Шарм-эль-Шейх – Санкт-Петербург
маршруты буенча очкан.
Якынча мәгълүматлар буенча, техник җитешсезлекләр авариянең
сәбәбе булырга мөмкин. Һәлакәтнең сәбәбен ачыклау өчен тикшерү эшләре
башланган. 1-нче ноябрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде.
Киңәшмәдә катнашучылар – бүген аппарат киңәшмәсенә дип
җыелган Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләре бер минутлык тынлык
вакытында һәлакәттә үлгән кешеләрне искә алдылар.