(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин Дәрвишләр бистәсендә Совет урамы, 18 адресы буенча С.Сәетгалиев
исемендәге мәдәният йорты янында урнашкан паркны карап кайтты. Биредә Татарстан
Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында август ахырыннан бирле бик
зур реконструкция эшләре алып барылды. Әле күптән түгел генә Мәдәният сарае каршында
төзекләндерелгән фонтанны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрделәр. Шушы тирәдәге
паркта исә төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Шәһәр башлыгы яңартылган
паркта йөрде, бистә халкы белән аралашты һәм әлеге территориядә агач утыртты.
“Скверны төзекләндерү буенча бу әле эшләрнең беренче этабы
гына, киләсе елга без реконструкцияләү эшен тулысынча тәмамларга җыенабыз, – дип
фикерләре белән уртаклашты И.Метшин. – Дәрвишләр бистәсендә йортларны капиталь
төзекләндерүгә, яңа балалар бакчалары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре
төзүгә зур игътибар бирәбез. Әле күптән түгел генә бистәдә яңа балалар бакчасы
ачылды, хастаханә төзелде. Парк һәм скверлар, һичшиксез, безнең игътибар
үзәгендә булачак”.
Биредә яшәүче шәһәр халкы скверны төзекләндерүгә һәм Совет
районын, шул исәптән Дәрвишләр бистәсен үстерүгә зур игътибар бирелгәне өчен
шәһәр башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аларның сүзләренә караганда, бистәдә
транспорт мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән, менә хәзер инде күптән көтелгән
фонтан ачылган. “Башта әлеге мәйдан ташландык хәлдә хуҗасыз ята иде. Ә хәзер
бик матур скверга әйләнде. Биредә балалар рәхәтләнеп уйный, олылар ял итә.
Сезгә бик зур рәхмәт”, - дип Мэрга мөрәҗәгать итте бистәдә яшәүче ханым.
Мэр белән бергә паркта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
– Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров, шулай ук инвестор компаниясе вәкилләре йөрделәр.
С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында урнашкан парк
территориясен реконструкцияләүнең беренче этабы “Казан оптика-механика заводы”
ачык акционер җәмгыяте тарафыннан бирелгән материаль чаралар хисабына
башкарылган. Беренче чираттагы реконструкция августта башланган, октябрь аенда
исә төп эшләр тәмамланган.
Проект нигезендә, мәйдан территориясендә юллар
төзекләндерелгән, начар күрүче казанлылар иминлеге өчен биредә тактиль плиткалар
кулланылган. Моннан тыш, мәйданда кече архитектура формалары: 14 шәһәр диваны,
2 линияле эскәмия, 30 чүп савыты, чуен баганалар һәм юл билгеләре куелган.
Яңартылган мәйдан территориясендә куаклар утыртылган, яшел
чирәм түшәлгән, су сибү системасы үткәрелгән. Илсур Метшин территорияне
яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертеп, район башлыгы белән бергә берничә зур агач
утыртты.
С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында төзекләндерү
эшләреннән соң бик якты һәм биредә курыкмыйча ял итәргә була: 30 яктырткыч һәм
видеокүзәтү системасы өчен 3 терәк куелган. Мәйданда төп архитектура яңалыгы –
ул, һичшиксез, гранит белән тышланган фонтан. Монда насос станциясе
алыштырылган.
Мәдәният йортына янәшә урнашкан паркта шулай ук ут баганалары,
эскәмияләр урнаштырылган, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган. Скверның
тагын бер үзенчәлеге – этләр йөртү өчен махсус мәйданчык булу.
Парк территориясен реконструкцияләүнең икенче этабы киләсе
елга дәвам итәчәк. Үзәк аллея тирәсендә төрле скульптуралар урнаштырылачак.
Алар өчен инде постаментлар әзер. Шулай ук бию һәм эстрада мәйданчыгы, шахматта
уйнау өчен өстәлләр һ.б. барлыкка киләчәк. Парк зонасын төзекләндерү эшләре
2016 елга тәмамланачак.