(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанның Киров районындагы
“Салават күпере” яңа торак микрорайонында беренче йорт төзелеп бетте. Ул
социаль ипотека программасы буенча төзелде. Хәзерге вакытта биредә
йортны кулланылышка тапшыру алдыннан җитди тикшерү эшләре бара. Татарстан
Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләренә йортка кертелгән
челтәрләрнең дөрес итеп һәм тоткарлыксыз эшләвенә инанырга кирәк. “Салават
күпере” комплексын күтәрү буенча эшлекле мәсьәләләрне Казан Мэры Илсур Метшин
катнашында үткән киңәшмәдә хәл иттеләр.
Эшлекле очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей
Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин,
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр
төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Главтатдортранс”
оешмасының төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин һ.б. катнашты.
Яңа микрорайондагы төзелеш мәйданчыгында хәлләрнең ни
дәрәҗәдә булуы турында Азат Нигъмәтҗанов сөйләде. “255 фатирга исәпләнгән бер
йорт әзер, аңа барлык челтәрләр дә тоташтырылган, бүген йортны кулланышка
тапшыра башладылар”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары.
Объектны кулланышка тапшыру эшен башлап җибәргәнче тышкы
челтәрләр белән беррәттән, эчкеләрен дә әзерләгә кирәк. Йортны җылылык, су,
канализация, электр челтәрләре белән тәэмин итеп бетергәннән соң, подрядчы
оешма эчке системаларны сынап караган. Боларның барысы өчен дә вакыт кирәк
икәнлеге аңлашыла. “Үткәрелгән барлык тестлардан соң подрядчы йортны кулланышка
тапшыру процессын башлап җибәрде – кирәкле документларны Дәүләт төзелеш
күзәтчелегенә юллады”, - дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мәйданчыкта 260 урынга
исәпләнгән балалар бакчасына челтәрләр тоташтыру буенча эш алып барыла. Әлеге
эшләр тәмамлануга, объектта барлык системалар җитди итеп тикшерелгәннән соң, ул
кулланылышка тапшырылачак.
“Салават күпере” торак комплексы – Казанның Киров районында
алып барыла торган иң зур эконом-класс торак проекты. Аның гомуми мәйданы 360 га тәшкил итә. Торак
комплексын төзү “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерциячел
булмаган оешма механизмнары буенча гамәлгә ашырыла.