(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанны
төзекләндерү – шәһәр үсешендә иң төп юнәлешләрнең берсе. Ял зоналарын реконструкцияләү
һәм ташландык хәлгә китерелгән территорияләрне тәртипкә китерү нәтиҗәсендә
Казан 5 ел эчендә Россиянең иң уңайлы шәһәрләренең берсенә әйләнергә тиеш дигән
төп максатка ирешеп килә. Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан
шәһәре Думасының II сессиясе утырышында җиткерде.
“Скверлар һәм парклар шәһәребез экологиясе өчен бик
әһәмиятле, алар шәһәр халкының сәламәтлегенә йогынты ясый, - дип саный И.Метшин.
–Ял зоналарын реконструкцияләү ролен бәяләп бетерерлек түгел, чөнки бу шәһәрне
төзекләндерү белән беррәттән, сәламәт мохит булдыру дигән сүз. Без моны
яңартылган скверларда ял итеп йөрүче төрле яшьтәге бәхетле шәһәр халкы
мисалында әйтә алабыз. Паркларда балалар, өлкәннәр, яшьләр ял итә. Парк һәм скверлар
шәһәр халкының социаль кәефенә бик зур йогынты ясый. Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу елны Парклар һәм скверлар елы
дип игълан итү турындагы карарның бик урынлы кабул ителгәнлегенә инандык”.
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергәнчә, соңгы 3 ел эчендә
Казанда буш урыннарда һәм ташландык җир биләмәләрендә 8 яңа ял итү урыны
барлыкка килгән. Аларны төзекләндерү эшенә Татарстан Республикасы бюджетыннан
310 млн. сум күләмендә акча (республика буенча финанслау 1 млрд. сумны тәшкил
итә) бүлеп бирелгән. Мондый территорияләрне тәртипкә китерүдә инвесторлар тарафыннан
күчерелгән чаралар да бик зур роль уйный. И.Куляжев мәгълүматлары буенча, 2015
елда паркларны төзекләндерү эшенә предприятие-меценатлар тарафыннан 900 млн.
сум күләмендә акча бирелгән.
Парк һәм скверларны төзекләндерүгә шәһәр халкының
мөнәсәбәтен ачыклау өчен мисалларга күз салу да җитә: реконструкцияләүдән соң
Үзәк мәдәният һәм ял паркына көненә 20 мең кеше килгән. Баштагы саннар белән
чагыштырганда әлеге күрсәткеч 10 тапкырга күбрәк дигән сүз. Бу гаҗәп тә түгел:
башкарылган эшләрдән соң парк һәм скверларда яңа агачлар утыртылу белән бергә, территория
тулысынча төзекләндерелә. Мисалга, Казанда этләрне йөртү өчен беренче махсус
мәйданчыклар, күп функцияле спорт мәйданчыклары, велосипедта йөрү зоналары
барлыкка килде.
Киләчәктә шәһәр халкының ял зоналарын төзекләндерү эшләре
дәвам итәчәк: хәзер Казанда 21 объектта эшләр тәмамланган. Ноябрь уртасына
кадәр тагын алты объектта: Горький, “Крылья Советов” паркларында, Сәетгалиев
исемендәге мәдәният йортында, “Вахитов”, “Даурия” скверларында һәм Аккош күле территориясендә
эшләр төгәлләнәчәк. 2016 елда “Черек күл” паркын реконструкцияләү башланачак –
аны төзекләндерү концепциясен инде раслаганнар.
Парк һәм скверларны реконструкцияләү турыдан-туры шәһәрне
яшелләндерүгә барып тоташа. Соңгы өч ел эчендә Казанда утыртылган агачлар саны
шушы чорда теркәлгән автотранспорт саны күрсәткечләреннән ике тапкырга артып
китә. Мисалга, “Яшел рекорд” проекты буенча шәһәрдә агачлар саны 135 мең агачка
һәм 59 мең куакка арткан. Әлеге проект бик уникаль – Россиядә аның аналоглары
юк. Шәһәрдә яшәүче бер кешегә 24 кв.м яшел зона туры килә, әлеге күрсәткеч
нормадан артып китә. Болар барысы да Казанны “яшел шәһәр” дип санарга мөмкинлек
бирә. Россия шәһәрләре арасында үткәрелгән узган елгы экологик рейтинг
нәтиҗәләре буенча Казан 8-нче урынга күтәрелгән. Өч ел элек исә 45-нче урында
булган.
Мэр шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшендә
катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мондый төр
рейтингларда урынны саклап калу өчен алдагы елларда да эшне дәвам иттерү
кирәклеген әйтеп үтте.
“Ял зоналарын яңарту буенча без бик зур эш башкардык. Ләкин
башкарасылары да шактый. Без шәһәрнең экологик каркасын булдыру белән бергә,
тагын да зур максатлар куябыз, - дип ассызыклады И.Метшин. – Төзекләндерүне
дәвам итү турында карар кабул ителде, без моңа бик шат. Киләсе ел республика
Президенты тарафыннан Елгалар һәм күлләр елы дип игълан ителде. Казанда мондый сулыклар
бик күп. Без үз алдыбызга Казанны 5 ел эчендә Россия шәһәрләре арасында иң
уңайлы шәһәр итү бурычын куйдык. Моны онытырга ярамый. Һәм төзекләндерү - әлеге
максатка ирешү юлында өстенлекле эш юнәлешләренең берсе. Болар барысы да бездән
уртак төпле эш таләп итә”.