Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышында шәһәр бүләкләрен тапшырды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышы кысаларында шәһәр
бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә – Татарстан һәм аның башкаласы
үсешенә шактый зур өлеш керткән Казан халкы. Шулай итеп, Казанның Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә
шактый зур өлеш кертүе өчен “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте
өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрнең финанс контроле
системасы үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен Казанның Контроль-хисап палатасы
рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахмановага “Казан шәһәре файдасына башкарган
мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Һөнәри эшчәнлегендәге хезмәтләре, Казан шәһәре Думасы
эшчәнлегендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне кабул итү буенча шактый зур өлеш
кертүе өчен Казан Башкарма комитеты аппаратының оештыру идарәсе белгече Елена
Сотовага Казан шәһәре Мэрының рәхмәте белдерелде.