(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Зилә Гайфи). Шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үтә торган Казан шәһәре Думасының II сессиясе башланды. Теркәлү мәгълүматлары нигезендә, 50 депутат арасыннан залда 45-е катнаша. Карарлар кабул итү өчен тиешле кворум бар.
Сессиядә түбәндәге 15 мәсьәлә карала:
Казан шәһәре скверлары һәм парклары турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милеген хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Татарстан Республикасындагы Казан шәһәре районнарының территориаль сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатураларны тәкъдим итү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре Думасының регламенты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларының гамәлдән чыгуын тану турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясенең өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасында сайлауларга әзерлек һәм үткәрү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларының тотылуы турындагы хисабы турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.