(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә Совет районының 140-нчы номерлы гимназиясе каршында “Хыял” исемле яңа балалар бакчасы ачылды.
Ачылу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты, ул укытучы-тәрбиячеләрне, балалар бакчасына йөрүче нәниләрне һәм әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Татарстан башкаласында 20 яңа балалар бакчасы ачылачак.