(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда
көзге “Игелек атнасы” тәмамланды. Әлеге чарада 100 меңнән артык мәктәп укучысы
катнашты. Укучылар хәйрия чаралары оештырдылар, хуҗасыз калган хайваннарга
ярдәм иттеләр, авыруы көчле булган балаларны дәвалау өчен материаль чаралар
җыйдылар. “Мондый төр чаралар елына бер тапкыр гына үткәрелергә тиеш түгел.
Балаларда игелек хисләрен уку елы дәвамында тәрбияләргә тиешбез”, - дип
билгеләп үтте бүген аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
“Игелек атнасы” ел дәвамында үтәргә тиеш, кешеләргә карата
игелек, хөрмәт һәм игътибар хисләрен еллар дәвамында тәрбияләргә кирәк, - дип
саный И.Метшин. – Без шәһәр үсешендә алдагы 5 ел өчен 12 өстенлекле эш юнәлешен
билгеләдек – шуларның берсе Казанны игелекле шәһәргә әйләндерү. Балаларыбызда
көчсезләргә игътибар итә белү, ярдәм кулы сузу сыйфатларын тәрбияләргә кирәк.
Ярдәм бит ул акча белән генә бәйле төшенчә түгел, күп очракта ул гади игътибар
дигән сүз. Казанны чын мәгънәсендә игелекле шәһәр итү өчен бездә барысы да бар,
моның өчен бары тик кешеләргә карата игътибарлы булу, күңелләрдә мәхәббәт
хисләре йөртү кирәк”.
Бер атналык чара 27-нче октябрь көнне 5-нче сыйныф укучылары
белән игелек дәресеннән башланып китте. Шуннан соң 7 көн дәвамында балалар
хәйрия чараларында катнашты. Мисалга, “Тугры дусларга ярдәм көне” чарасында 300 кг азык, медикаментлар,
хуҗасыз хайваннарга оя өчен төзелеш материаллары җыелган.
Көзге “Игелек атнасы”нда 29-нчы октябрь аеруча әһәмияткә ия көн
буларак истә калды. Бу көндә укучылар хәйрия ярминкәләре оештырганнар, концертлар,
спектакльләр куйганнар, макулатура җыйганнар. Нәтиҗәдә укучылар 2,5 млн. сум
күләмендә акча җыя алганнар – әлеге чараларның барысы да авыруы көчле булган
балаларны дәвалауга юнәлдерелгән. Казан укучыларының игелекләрен Донецк һәм Луганск
республикаларында яшәүче балалар да тойган. “Дуслык көне” акциясе кысаларында
Казан укучылары аларга яңа ел уенчыклары һәм китаплар юллаганнар.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча
урынбасары Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, Казанда “Игелек атнасы”
икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, әлеге чарада барлык мәктәп укучылары да
катнашкан. “Укучыларда игелек хисләрен сүз ярдәмендә түгел, ә кылган гамәлләр
аша тәрбияләргә кирәк”, - дип ассызыклады Н.Гречанникова.
Моның шулай икәнен шәһәр районнары башлыклары да расладылар.
Аларның һәрберсе районда үткән игелек чаралары турында сөйләде. Шулай итеп, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев сүзләренчә, 7 мәктәп укучылары зоопарк
өчен терлек азыгы җыйган, 5 мәктәп Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына
ярдәм иткән, ә 107-нче номерлы мәктәп укучылары аз керемле гаиләләрдә
тәрбияләнүче балалар өчен спектакль куйганнар.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов сөйләгәнчә,
чарада балалар гына катнашмаган. “Без принципаль рәвештә чараларда
әти-әниләрнең катнашуын теләдек. Хәйрия ярминкәләре вакытында алар балаларга
кул эшләнмәләре һәм сувенирлар әзерләргә ярдәм иттеләр”, - дип сөйләде Дамир Фәттахов.
Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов
хезмәттәшенең фикере белән килешеп, районнарда үткән чараларга әти-әниләрнең,
предприятие җитәкчеләренең дә җәлеп ителүе турында җиткерде.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров сүзләренчә, мәктәп
укучылары мондый төр чараларны ел дәвамында үткәрергә җыена икән. Мисалга,
хәзер укучылар “Дуслар, кулга-кул тотынышыйк!” дигән фестивальгә әзерлек
эшләрен башлап җибәргәннәр. Әлеге чара даими рәвештә Дәрвишләр бистәсендә үтә.
“Бу очракта чаралар саны һәм аларда катнаша торган мәктәпләр
саны мөһим түгел. Үткәрелгән эшнең сыйфатлы булуы мөһим, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
– Һәр районда да системалы эш алып барылырга тиеш. Игелекле гамәлләр кылу өчен
балаларда “ялкынлы” омтылыш булдырырга кирәк. Бу, беренче чиратта, педагогик
коллектив һәм мәктәп директоры эше. Балаларыбыз игелекле һәм ярдәмчел, бары тик
тиешле вакытта аларга моны күрсәтә белергә кирәк”.