(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казан
кризис хәлләренә бик нык әзерләнгән шәһәрләрнең берсе булып кала бирә.
Татарстан башкаласы – төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча, элеккәчә,
лидерлар исемлегендә. Болар барысы да тотрыксыз кризис шартларында Казанның
“дулкынланган диңгездә тыныч култык” булып калуы турында сөйли. Мондый фикерне
бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Шунысы куанычлы, без инвестицияләрне җәлеп итү буенча, элеккечә,
беренче өчлектә. Бу шәһәр икътисадының төп уңышы дигән сүз. Эшне көчәйтергә
кирәк булган аерым юнәлешләр бар. Кече бизнеста да үсеш сизелә, ләкин безгә әле
үсәсе дә үсәсе”, - дип саный И.Метшин.
Соңгы 9 ай эчендә тармакларның күп өлешендә темплар стабиль
рәвештә үскән. Мисалга, химия сәнәгатендә, резина һәм пластмасса эшләнмәләр, машина
һәм җайланмалар, оптика һәм электр җайланмаларын җитештерү өлкәсендә, целлюлоза-кәгазь
җитештерү һәм полиграфия эшчәнлегендә дә үсеш сизелә, дип сөйләде Казан
Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров.
Казан эре һәм урта предприятиеләрнең төп капиталга инвестицияләр
күләме буенча, миллионнан артык халкы булган зур шәһәрләр арасында, өченче
урында. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казан икътисадына 51 млрд. сум
күләмендә акча җәлеп ителгән.
Шәһәр лидер булып кала торган тагын бер өлкә – төзелеш тармагы.
2015 елда Казан территориясендә 885 объектта төзелеш эшләре алып барыла,
шуларның һәр өченчесе – торак йорт. Кеше башына берәмләп сату әйләнеше күрсәткечләре
буенча шәһәр икенче урында тора. 9 ай нәтиҗәләре буенча берәмләп сату әйләнеше
321,7 млрд. сумны тәшкил итә.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләре башкалар белән
чагыштырганда кризисны шулай ук тынычрак кичерә. И.Шакиров сүзләренчә, моның
төп сәбәбе: алар үзгәреп тора торган шартларга яраклаша алалар. Хакимият
тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә аз роль уйнамагандыр – бизнеска ташламалы
кредит бирү программасы яңартылган. Нәтиҗәдә “Казан банкы”на 230 млн. сум
күләмендә акча сорап 73 эшмәкәрдән гариза килгән. Шуларның 35-е үзләре сораган
сумманы алып, шәхси эшне үстерүгә кертеп җибәргән. Казан Мэры йөкләмәсе буенча,
кредит бирү шартлары бизнес өчен уңайлы итеп эшләнгән.
Россия икътисадындагы авырлыкларны барлык оешмалар да җиңеп
чыга алмый – белгечләр җитештерү күләме кимегәнен билгеләп үтәләр. Икътисадның
күн һәм күннән эшләнмәләр, аяк киемнәре җитештерү, әзер металл эшләнмәләр ясау
секторында күрсәткечләр түбәнәйгән. Тулаем алганда, Казанда сәнәгать җитештерүе
күрсәткечләре 97,2 %-ны тәшкил итә. И.Шакиров билгеләп үткәнчә, шәһәрдә
сәнәгать җитештерүе күрсәткечләренең түбәнәюе – транспорт чаралары һәм
җайланмалары җитештерү тармагында хезмәт итү торган предприятиеләр эшендә
тоткарлыклар булу.
Шәһәр хакимияте икътисади хәлгә тулы объектив бәяне ел
ахырында бирә алачак. Тулаем алганда шәһәр үзенең икътисади шартларга тотрыклы
булуы белән аерылып тора.
“Илдә барган гомумикътисади хәлләрне исәпкә алганда, бик
яхшы итеп үсеп китә алабыз дип әйтергә иртәрәк, - ди И.Метшин. – Ләкин Казан
мондый шартларда лидер булып калырга тиеш. Системалы кризис шартларында
шәһәребез ил буенча “дулкынланган диңгездә тыныч култык” булып калсын өчен без
эшне дәвам итәчәкбез”.