(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Ксения Швецова). Автобус
йөртүчеләр пассажирларга культуралы хезмәт күрсәтү тәртибен бозмаска тиеш.
Мондый хокук бозулар булган очракта, алар гадәттән тыш хәл буларак кабул
ителергә тиеш. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры
Илсур Метшин җиткерде. Шушы көннәрдә Мэриянең интернет-кабул итү бүлегенә бер
казанлыдан шикаять килеп ирешкән. Анда автобус йөртүченең пассажирларга карата
үзен бик тупас тотуы турында язылган.
“30-нчы маршрут автобусын йөртүче үзен бик тәртипсез тота.
Салонда пассажирлар әле бер якка, әле икенче якка килеп бәреләләр.
Тукталышларда ашыга, өлкәннәр хәтта кереп тә өлгерә алмый, тәмәке тарта. Мин
шелтә ясадым, ә ул исә мине сүкте. Автобустан чыктым да еладым, күңелемә шул
кадәр авыр булды”, - дигән юлларны укыды Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә.
“Мондый хәл булырга тиеш түгел. Тиз арада тулы чаралар күрелсен.
Мондый төр мәгълүмат гадәттән тыш хәл буларак кабул ителергә тиеш, бездә исә бу
хәл бик еш кабатланып тора, - дип ачуланды И.Метшин. – Мондый хезмәткәрләрне
башка предприятиеләр дә эшкә алмаслык итеп хезмәттән азат итәргә кирәк. Моны
үзләре үк белеп торсын. Мин аңламыйм, без кайчаннан бирле әлеге мәсьәләне хәл
итә алмыйбыз, югыйсә бит әллә нинди глобаль мәсьәләләрне хәл иткән җитәкчеләр.
Культуралы хезмәт күрсәтүне беркем дә гамәлдән чыгармады. Әлегә автотранспорт предприятиеләре
өчен пассажирлардан бигрәк акча мөһимрәк дигән фикер килеп туа”.
Мәсьәләне хәл итүдә бер вариант буларак Казан Мэры автобус
йөртүчеләрнең кабиналарына һәм автобус салоннарына видеокамералар урнаштырырга
тәкъдим итте. Әлеге җайланма мондый төр “автохам”нарны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Бу өстәмә чыгымнар таләп итсә дә, гамьсез, ваемсыз, эшкә салкын караучы автобус
йөртүчеләрдән котылу өчен муниципалитет мондый адымга барырга әзер.
Шәһәр башлыгы пассажирлардан күп шикаятьәр килгән очракта
автотранспорт предприятиеләрен аерым маршрутлар буенча хезмәт күрсәтү
хокукыннан мәхрүм итү юлын тәкъдим итте. Шикаятьләр күп булган очракта,
преприятие пассажирларны ташу буенча үткәрелә торган муниципаль бәйгедә катнаша
алмаячак. Шәһәр башлыгы искә төшереп узганча, бәйге нигезләмәсендә автобус
йөртүченең тәртибенә карата таләпләр төгәл язылган.
“Подъездга, ишегалдына беренче аяк басуга, җәмәгать
транспортына кереп утыруга ук кешенең кәефе уңай яки тискәре якка үзгәрә. Бу
очракта кемнедер ачулану белән генә чикләнергә ярамый, ә системалы чишелеш
табарга кирәк”, - дигән бурыч йөкләде И.Метшин.