(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь, Зилә Гайфи). “Рубин” футбол
клубының, җанатарлар күңелендә озак елларга барачак яңа, үзенә генә хас традицияләре
барлыкка килергә тиеш. Үзләренең яраткан клублары тормышында җанатарлар актив
катнаша алсын өчен барлык шартларны да булдыру мәслихәт. Мондый фикерне Казан
Мэры, “Рубин” ФК президенты Илсур Метшин “Рубин” футбол клубының фан-төркеме
вәкилләре белән “Казан-Арена” стадионында үткән очрашу барышында җиткерде.
Шәһәр башлыгы белән очрашуга “Рубин” футбол клубының иң
тугры җанатарлары - “USF”, “Кузнецы” һәм “Авиатор” фан-төркеме вәкилләре, шулай
ук яраткан Казан командасының бу сезонда барлык матчларын да караган абонемент
хуҗалары җыелды. Илсур Метшин фанатларны сәламләп, “Рубин” клубына карата
булган күпьеллык тирән хөрмәт хисләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Клуб
тарихындагы вакыйгаларның нинди генә булуына карамастан, сез һәрвакыт “Рубин”га
тугры каласыз. Футболда иң төп нәрсә - ул җанатарлар. Җанатарлар бармы, димәк,
футбол да бар”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта баш тренерны
эзләү эше актив дәвам итә, агентлар белән эш алып барыла. Ләкин яңа сезонда
клуб алдында тагын да глобаль максат торачак. Монда исә җанатарларның актив
катнашуы кирәк булачак. “Безнең бурычыбыз гади – без, яңа уен уйлап тапмыйча,
“Рубин”ның 50 еллык тарихын истә тотып, яңа, үзенә генә хас традицияләрен
барлыкка китерергә тиеш булабыз. Безгә клубның өр-яңа фәлсәфи нигезен
булдырырга кирәк. Бу вак-төяк эш түгел, һәм бу урында уңыш фан-хәрәкәткә
бәйле”, - диде Мэр һәм бүгенге көндә Казанда футбол җанатарларының ничек
яшәүләре, фан-хәрәкәтнең үсеше белән кызыксынды.
“Авиатор” фан-төркемендә катнашучы Дмитрий Поливцев
сүзләренчә, Казанда җанатарлар буыны алмашып тора. “Тулаем алганда, илебездә фан-хәрәкәт,
башка илләр белән чагыштырганда, күпкә яшьрәк. Җанатарлар буыны арасында аерма
сизелеп тора. Кагыйдә буларак, фанатлар тарафыннан беренче активлык мәктәп
елларын тәмамлаган, югары уку йортларында уку чорында күрсәтелә. Аннан соң
күпләрнең тормышында ниндидер тынлык булып ала, кешеләр тормышта үз урыннарын
табарга омтылалар. Күрәсең, фан-хәрәкәттә актив катнашу өчен күпләрнең буш
вакыты калмый диярлек. Мин җанатарларның өлкән буынына керәмдер. Һәм эстафета
таягын футбол фанатларының яшь буынына тапшырам”, - дип сөйләде Дмитрий
Поливцев.
Әңгәмә барышында фан-клуб әгъзалары Илсур Метшинга “Рубин”
клубына кагылышлы бик күп сораулар бирделәр. Барыннан да бигрәк фанатларны “Казан
Арена” стадионының һәм команданың 5-нче ноябрь көнне “Ливерпуль” командасы
белән үтәчәк матчка әзерлеге кызыксындыра иде. “Универсиада ачылышы тантанасына
без биш ел әзерләндек. Бәйрәм үзе ике атна дәвам итте. “Казан Арена”да елга
берничә тапкыр мондый бәйрәмнәр үткәрү мөмкинлеге бар. Яңа стадион үз тормышын
өр-яңадан башлап җибәрә. Стадионда тормыш “кайнап” торачакмы – монысы инде
җанатарларга бәйле. Яңа бит клубка яңа президент килүдән түгел, стадионның
клубка биргән мөмкинлекләреннән башлана”, - дип билгеләп үтте Мэр һәм “Казан
Арена” стадионында футбол бәйрәменең гомерлеккә урын алачагына ышаныч белдерде.
Җанатарлар якын арада клуб эмблемасы үзгәрәчәкме дигән
сорауга, “Рубин” президенты әлеге мәсьәлә күтәрелүгә, без җанатарларның актив
өлешен җыеп, фикерләрегез белән кызыксыначакбыз диде.
Шулай ук җанатарлар баш тренерны эзләү юллары турында
кызыксындылар, балалар футбол мәктәбе ачылуы турында сораштылар. Илсур Метшин
сүзләре буенча, барлык әлеге мәсьәләләр көн тәртибендә хәл ителәчәк.
Әңгәмә барышында фанатлар “Рубин” клубы каршында рәсми
фан-төркеме булдыру тәкъдиме белән чыктылар. “Рубин” ФК президенты әлеге фикерне
хуплап, төркемнең футбол яратучыларны берләштерүе белән бергә, Казан
фан-хәрәкәтенә җитди статус бирәчәген билгеләп үтте. Очрашу ахырында Илсур
Метшин хәзерге вакытта “Рубин” клубы алдында бик җитди бурыч торганлыгын - әлеге
сезонга планлаштырылган барлык уеннарны да лаеклы дәрәҗәдә башкарып чыгу
кирәклеген искә төшерде.