(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче ноябрь, Зилә Гәйфи). “Казан
Арена” стадионында “Рубин” – “Ливерпуль” командалары арасында Европа Лигасы төркем
этабының 4 тур футбол матчын үткәрүгә әзерлек эшләре тулы көчендә дәвам итә. 45-меңлек
тамашачысы булган стадионда күпсанлы кунакларга хезмәт күрсәту өчен 200
стационар фаст-фуд сату нокталары эшләячәк. 300-дән артык кеше кунакларга
хезмәт күрсәтәчәк. Объектның кунакларны, җанатарларны каршы алырга әзерлеген,
шулай ук стадионда җәмәгать туклануы системасын оештыруны Казан Мэры, “Рубин”
футбол клубы президенты Илсур Метшин тикшерде.
45-меңлек “Казан Арена” стадионы 2013 елда үткән җәйге
Универсиада вакытында мондый режимда эшләгән иде инде. Спорт стадионнарында
җәмәгать туклануын оештыруның кыенлыгы шунда ки: бик кыска вакыт эчендә
күпсанлы тамашачыларга сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтергә кирәк. Әле шулай ук
ризык туклыклы, тәмле, төрледән-төрле, трибунага алып кереп тамак ялгап утыру
өчен уңайлы савытларда булырга тиеш.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Рубин” - “Ливерпуль” матчын
үткәрү Казанга киң күңеллелек һәм кунакчыллык кебек сыйфатлар белән чит ил
кунакларының хәтерләренә кереп калырга менә дигән мөмкинлек бирәчәк. “Казан яңа
стадион белән генә түгел, кунакчыллык программасы белән дә аерылып торырга
тиеш. Кунаклар Казаныбызны матур һәм уңайлы шәһәр итеп истә калдырсыннар. Безнең
өчен менә шул мөһим. Әлбәттә, 45 меңлек тамашачыга күнегергә кирәк. Безгә
хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Ялгышлардан куркырга ярамый, безгә
дөнья тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк, стадионда җәмәгать туклануы системасын әкрен-әкрен
камилләштерергә кирәк”, - диде Илсур Метшин.
“Рубин” президенты кайнар ризык сатылачак кунакчыллык
зонасын карады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары
Иван Кузнецов сөйләгәнчә, “Рубин” – “Ливерпуль” арасында үтәчәк матч көнендә
кайнар эчемлекләр һәм ризыклар сату эше сәгать 19.00 оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, “Рубин” – “Ливерпуль” матчы “Казан
Арена” стадионында сәгать 21.00 башланачак, ә күңел ачу программасы исә иртәрәк
– матч башланырга ике сәгать алдан оештырылачак. Стадион эчендә тамашачылар зур
булмаган ярминкәгә юлыгачаклар, биредә “Рубин” һәм “Ливерпуль” футбол
клубларының атрибутикалары белән сувенирлар сатып алып булачак. Җанатарлар өчен
махсус “Казан Арена” стадионы территориясендә сәгать 19.00 фан-зона эшләячәк,
алдан көйләнгән сәхнәдә концерт программасы тәкъдим ителәчәк.