(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Зилә Гәйфи). “Казан
Арена” стадионы Татарстан башкаласына Идел буе шәһәрләре арасында көндәшлек
буенча зур өстенлекләр бирә. Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә “Рубин” – “Ливерпуль”
командалары арасында үткән Европа Лигасының дүртенче тур матчын карарга дип
стадионга 41,5 мең халык җыелган. Һәм бу Казандагы спорт объектларының халыкара
вакыйгалар үткәрү буенча каралган иң зур таләпләргә туры килүе турында сөйли. Киләчәктә
дә әлеге планканы төшермәскә кирәк, диде Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле
дүшәмбе утырышында матч нәтиҗәләренә бәя биреп.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, “Рубин” – “Ливерпуль” матчы Идел
буе, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәүче җанатарларның игътибарын
җәлеп иткән. “Казан һәм Ливерпуль клублары арасындагы матчны карарга дип бик
зур аудитория – 41,5 мең кеше җыелды. Бу шәһәребез өчен рекордлы сан,
“Рубин”ның уенын карарга, аңа көч биреп торырга дип Татарстан, Идел буе шәһәрләреннән
бик күп җанатарлар җыелды. Легендар инглиз клубына рухи көч биреп торыр өчен Ливерпульдан
500, элеккеге Советлар Союзы илләреннән берничә мең җанатар килгән иде. Бу
безнең өчен яхшы үрнәк, безнең Казан клубы өчен омтылыш җирлеге”, - диде Мэр.
Матч вакытында хокук тәртибен саклау һәм халык иминлеген
тәэмин итү буенча зур җаваплылык шәһәр хезмәтләренә йөкләнгән иде. “Чарага
полиция, Эчке эшләр министрлыгы аппараты, шәхси сак агентлары көчләре: хокук
саклау органнарыннан 500 хезмәткәр, 150 эчке гаскәрләр хезмәткәре һәм 500
контролер җәлеп ителде. Тулаем алганда, “Рубин” – “Ливерпуль” матчы тыныч кына
үтеп китте”, - дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча
идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников.
“Рубин” – “Ливерпуль” матчы үткән көнне “Казан Арена”
стадионында күңел ачу программасы, сувенирлар һәм спорт атрибутикасы ярминкәсе оештырылган
иде, кайнар ризык сату нокталары эшләде.
Транспорт хезмәтләре эше дә матч үткән көнне бик нәтиҗәле
оештырылган иде. “15 автобус һәм 2 трамвай маршрутының эш режимы озайтылды.
Матч тәмамланганнан соң сәгать 23.00 тамашачыларны Х.Ямашев урамы буенча
“Казан-Арена” футбол стадионы” тукталыш пунктында ике юнәлеш буенча 87 берәмлек
күчмә состав, шул исәптән 69 автобус һәм 18 трамвай көтеп торды. Метрополитен
эше сәгать 00.30 кадәр озайтылды.
“Кәҗә бистәсе” метро
станциясеннән алып Чистай урамы буенча “Казан-Арена”га кадәр һәм кире юнәлештә
сәгать 19.00 сәгать 24.00 кадәр “Шаттл” тибындагы маршрут эше оештырылды. Моның
өчен 6 автобус каралган иде, алар 6 минут аралык белән хәрәкәт иттеләр. Моннан
тыш, көн дәвамында җанатарлар матчка сатып алынган билет белән шәһәрнең
җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия булдылар”, - дип сөйләде
Башкарма комитетның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Казан Арена” стадионында зур
футбол бәйрәме үтте. “Казан Арена” кебек стадионга ия булу безгә шәһәрләр
арасында көндәшлек буенча өстенлекләр бирә. Идел буенда безнең өчен потенциал
туристлар буларак карала торган 15 миллион тирәсе кеше яши. Әгәр дә без җитди
туристлык үзәгенә әйләнергә телибез икән, “Рубин”, “Ак барс”, “Уникс” кебек
спорт брендлары безнең файдага эшләргә тиеш. Вакыйгалы чараларга килүче
җанатарлар, безнең кунакханәләрдә тукталалар, музей-театрларга баралар, туристлык
маршрутлары буенча йөриләр. Без киләчәктә дә әлеге юнәлеш буенча бик җитди
шөгыльләнәчәкбез”, - диде Мэр һәм “Рубин”-“Ливерпуль” матчын оештыруга әзерлек
күрсәткән барлык хезмәтләргә, волонтерларга, стадион җитәкчелегенә һ.б. рәхмәт
сүзләрен җиткерде.
Тулаем алганда, шәһәр башлыгы сүзләренчә, Казанда дөньякүләм
спорт вакыйгалары бик еш үткәрелә башлады. “Рубин”-“Ливерпуль” матчы белән
бергә, башкалада 4-нче ноябрь көнне “Татнефть Арена” мәйданында халыкара
дәрәҗәдәге спортчылар катнашында профессиональ бокс кичәсе үтте. “Казанга
дөньякүләм бокс кичәсе уңаеннан меңләгән тамашачы, шул исәптән бик күп чит ил
кунаклары җыелды. Аларның барысы да Казан турында бик уңай фикердә. Казанда
халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар үткәрү буенча гаризалар саны артканнан-арта
бара. Бу безне бик куандыра”, - дип фикерләре белән уртаклашты Мэр.