(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Шәһәрдә
экологик хәлнең уңай булуы – ул Казанда яшәүчеләрнең сәламәтлек нигезе. Моңа
өстәп, чиста һәм төзекләндерелгән шәһәр туристларны җәлеп итү буенча зур
потенциалга ия, шунлыктан экологик иминлек мәсьәләсе һәрвакыт беренче урында
торырга тиеш. Әлеге фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур
Метшин җиткерде.
Казанда экологик хәл турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм
кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе
җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов сөйләде. Аның сүзләренчә, Казанда эчә торган
су һәм атмосферадагы һава күрсәткечләре кабул ителгән нормаларга туры килә.
Соңгы вакытта гигиена таләпләренә туры килми торган су үрнәкләренең кимүе
күзәтелә.
“Без суның сыйфатын контрольдә тотуны дәвам итәбез. Шәһәрнең
төрле районнарында урнашкан 25 тикшерү ноктасында эшлибез, - диде Алмас Имамов.
– Ел саен микробиологик күрсәткечләр буенча 3 меңнән алып 4,5 меңгә кадәр, санитар-химик
күрсәткечләр буенча 1,5 меңнән алып 2 меңгә кадәр эчә торган су үрнәкләре алына.
Без елдан-ел суның сыйфаты яхшыруын күрәбез”. Ул шулай ук лаборатор контроль
нәтиҗәләр буенча, гигиена таләпләренә туры килми торган атмосферадагы һава
сыйфатының 1, 7 процентны тәшкил итүен әйтеп үтте. Моның төп сәбәпчесе булып автотранспорт
тора.
А.Имамов сүзләренчә, 2014 елда Россия Табигать министрлыгы
тарафыннан эшләнгән экологик рейтинг буенча Казан Россиянең иң яхшы ун шәһәре
арасында – әлеге рейтингта Татарстан башкаласы сигезенче урында. 2012 елда
Казан 45-нче урында, 2013 елда 16-нчы урында булган. Илсур Метшин, рейтингтагы
күрсәткечләр турында сөйләгәндә, шәһәр хакимиятенең электр белән эшли торган
транспорт чараларына зур игътибар бирүен искә төшереп үтте. Чөнки җәмәгать
транспорты атмосфераны пычрата торган төп чыганак булып кала. Моннан тыш,
шәһәрдә “Евро-3”
экологик таләпләренә туры килә торган автобуслар хәрәкәт итә, “Евро-4” класслы автобуслар эшли башлаган.
Шәһәр башлыгы экологик хәлне яхшыртуда шулай ук шәһәрне төзекләндерү һәм
яшелләндерүгә юнәлдерелгән, башкалада үтә торган күп санлы проектларның һәм акцияләрнең
дә роле зур булуын билгеләп үтте. Мисалга, “Яшел рекорд” проекты кысаларында,
парк һәм скверларны төзекләндерү нәтиҗәсендә бик күп агачлар һәм куаклар
утыртыла.
“Шәһәрнең экологик торышына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә безнең
өстенлекле эш юнәлеше булырга тиеш, - дип саный И.Метшин. – Соңгы 3ел эчендә экологик
рейтингта Казан 45-нче урыннан 8-нче урынга төште – безнең өчен бу зур уңыш.
Ләкин безнең омтылыр җирлек бар әле. Үзебез өчен максат куйдык: 5 ел эчендә
Казанны илнең яшәү өчен иң уңайлы шәһәре итәргә. Шуңа күрә экологик иминлек –
безнең шәһәр сәясәтенең иң мөһим мәсьәләләренең берсе”. Шәһәр башлыгы
сүзләренчә, шәһәрдә экологик хәлнең яхшы булуы - ул Казан шәһәрендә
яшәүчеләрнең нык сәламәтлек нигезе. Моңа өстәп, чиста һәм төзекләндерелгән
шәһәр туристларны җәлеп итү ноктасыннан да зур потенциалга ия.
И.Метшин искә төшереп узганча, киләсе ел Татарстан
Президенты тарафыннан Идел һәм Каманың сусаклагыч зоналары елы дип игълан
ителгән, димәк, сулыклар күп урнашкан Казанда экологик хәлне яхшырту буенча
эшләр дәвам итәчәк.