(Казан шәһәре KZN.RU,
9-нчы ноябрь). Якын киләчәктә Казанда 5600 иске яктырткычларны яңа энергияне
саклаучы светодиод яктырткычларга алмаштырачаклар. Әлеге эш гамәлдәге тариф
буенча елына 2,7 млн. кВт яисә 13,6 млн. сумны экономияләргә булышачак. Бу хакта
эшлекле дүшәмбе барышында “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр
итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәр балансында
77268 яктырткычлар бар. Соңгы биш елда аларның саны 15109 данәгә артты, бу исә
гомуми санның 19%-ын тәшкил итә. Шул ук вакытта тышкы яктырту линияләре 456
км-га арткан һәм хәзерге көндә 3271 км тәшкил итә.
2010 елдан Казандагы тышкы яктырту челтәре төзелеше һәм
реконструкциясенә 1,4 млрд. сумнан артык акча юнәлтелгән. 2015 елда Фәйзи,
Магистраль, Васильченко, Ершов урамнарында, Оренбург юлы һәм Ферма шоссесын
тоташтыра торган автоюлда, Четаев һәм Әпсәләмов урамнарындагы мәктәпләр янында
64,5 км. яңа линияләр төзелгән.
Казан шәһәре территориясенә керә торган бистә урамнарын
“яктырту” мәсьәләсе дә хәл ителә. Агымдагы елда Казанның реконструкцияләнә
торган парк һәм скверларындагы эшләргә аеруча да зур игътибар бирелгән.
“Казгорсвет” МУП көче белән Җиңү паркы, Крылья советов, Континент, Аксенов
скверы, Совет мәйданы скверы, Ветераннар аллеясындагы тышкы яктырту линияләре
реконструкцияләнгән.