(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Бу елда
Казанда гриппка каршы прививка кампаниясе өчен “Совигрипп” Россия вакцинасының
300 мең дозасы сатып алынган. Хәзерге вакытта иммунизация планы 52%-ка
башкарылган. Прививка кампаниясен 20-нче ноябрьгә кадәр тәмамларга кирәк,
киресе күзәтелгән очракта вакцинациянең нәтиҗәсе азрак булачак. Бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне сәламәтлекләрен
кайгыртырга һәм гриппка каршы прививка ясатырга чакырды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге
күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары
Алмас Имамов сөйләп үткәнчә, Казанда грипп белән авыручылар саны узган елгы
белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан. Шуның белән беррәттән, белгечләр
билгеләп үткәнчә, авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 4,3%-ка кимрәк. Якын арада
һава торышы шартлары аркасында ситуациянең начараюы күзәтелер, дип билгели
белгечләр. А.Имамов сүзләренә караганда, халык арасында вакцинация үткәрү
шактый акрын баруы төп проблема булып кала – планның яртысыннан аз гына
артыграгы башкарылган.
И.Метшин шәһәрлеләрнең әле гриппка каршы прививка ясатырга
вакытлары бар, дип билгеләп үтте. “Сәламәтлек – бу безнең төп капиталыбыз, шуңа
да аңа зур җаваплылык белән карарга кирәк, - дип билгеләп үтте Мэр. –
Вакцинация эш белән тәэмин итүчеләргә миллиард сумнарын гына янга калдырырга
ярдәм итеп калмый, шәһәрлеләребезнең сәламәтлекләрен сакларга да булыша”. Шәһәр
Мэры район башлыкларына һәм зур предприятие җитәкчеләренә әлеге мәсьәләгә зур
игътибар бирергә кушты.