(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Ноябрь ахырына Казанның
Мамадыш трактындагы “Восточный” каты көнкүреш калдыклары полигонының беренче чиратын
төзү эшен тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 90%ны
тәшкил итә. Төзелеш эшләре тәмамлану белән лицензияләү эше башланачак, һәм
полигон шәһәрдән чүп-чарларны кабул итә башлый алачак. Төзелеш барышы белән бүген
Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесенең
Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, “РТ-Инвест”
генераль директоры Андрей Шипелов, “Техник күзәтчелек хезмәте” МУП һәм “Торак-коммуналь
хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар озата йөрде.
Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта төзелеш эшләре бара торган
мәйданны карады. “Восточный” каты көнкүреш калдыклары полигонының гомуми
мәйданы 40 га тәшкил итә. “Хәзерге вакытта участокта гидроизоляция
урнаштырылган, туфрак салу эшләре тәмамланып килә. Җыю урыны тулысынча әзер. Бу
атнада шәһәргә кирәк булган җиһазлар кайтарылачак, ноябрь ахырында монтаж
эшләре башкарылачак. Полигон территориясе тулысынча киртәләп алынган, яңа юл
салынган. Хәзерге вакытта территорияне яктырту мәсьәләсе чишелә. Объектның әзерлеге
90% дисәк була”, - дип җиткерде эшләр барышы турында Александр Лобов.
Барлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң, полигонны
лицензияләү эшләре башланачак. Алекснадр Лобов сүзләренә караганда, Россия
кануннары буенча яңа полигонга чүпләрне лицензияләү стадиясендә үк алып керергә
ярый. Шәһәр башлыгы, төзелешне вакытында төгәлләү өчен, эшләрне тиешле тәртиптә
оештырырга кушты.
“Восточный” полигоны төзелеше белән беррәттән ерак түгел
урнашкан Самосыр чүплеген рекультивацияләү эше алып барыла, шулай ук чүп ягу
заводы төзелешенә әзерлек эшләре башланган.