(Казан шәһәре KZN.RU,
11-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанның Идел буе районында капиталь ремонттан
соң “Бокс” яшүсмерләр клубы үз ишекләрен ачты. Клубтагы дәресләргә ихтыяҗ зур –
биредә хәзерге вакытта чемпион исемнәрен йөртүчеләр тәрбияләнгән һәм бүгенге
көндә дә бу юнәлештә эш алып барыла. Яңартылган клубны Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде. Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
рәисе Сергей Миронов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Андрей Лобов озата йөрделәр.
23 ел буе ремонт күрмәгән бина танып булмаслык дәрәҗәдә
үзгәргән. “Бокс” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Рамил Майзанов Мэрга сөйләп
үткәнчә, бинага ремонт май аенда башланган һәм ноябрьдә төгәлләнгән. Биредә
агач идәннәр тулысынча алмаштырылган, түбә җылытылган, көчле вентиляция
системасы куелган, яңа җиһазлар – шул исәптән заманча типтагы “бокс грушалары”
алынган. Хәзер яшьләр өчен яңа киенү-чишенү урыннары, юыну кабиналары,
киемнәрне кую җирләре куелган. Клубка йөрүчеләр саны да күзгә күренеп үскән –
ремонттан соң залларның кеше сыйдырышлылыгы арткан, элек 350 кеше йөргән клубка
бүген 400 кеше йөри ала. Яшүсмерләр биредә бокс белән генә шөгыльләнеп калмый, кикбоксинг,
әрмән кул сугышы, дәвалау физкультурасы, хоккей һәм футбол белән дә шөгыльләнә
ала.
Илсур Метшин яңартылган клубны карады, тренер һәм яшьләр
белән аралашып алды. “Яшүсмерләр клубындагы үземнең тренерны мин әле дә
хәтерлим, чөнки ул, спорт күнекмәләреннән тыш, безне кешелеклелек сыйфатларына
да өйрәтә алды, - дип сөйләде И.Метшин яшьләргә. – Яшүсмерләр клубының төп асылы
шунда да инде – балаларны гаилә генә тәрбияләми. Командада булу хисе,
өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, бер-береңә ярдәм итү – яшүсмерләр клубында балаларга
шуларны өйрәтәләр. Нәкъ менә әлеге сыйфатлар балаларда корыч характер тәрбияли”,
- дип билгеләде Мэр.
Клубка йөргән күп кенә яшьләр бокс буенча Россия һәм дөнья
чемпионнары булган, хәзерге вакытта да яшүсмерләр арасында киләчәктә шәһәргә
зур уңышлар алып килә алырлык талантлар бар. Казан Мэры “Бокс” клубына йөрүче Рамил
Нигъмәтуллин һәм Владимир Хомяковның күрсәтмә көрәшләрен карады, көрәш “дуслык
җиңүе” белән төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар кабинеты карары белән
яшүсмерләр клубы ремонтына 100 млн. сум акча бүленгән. Әлеге программа
кысаларында Казанның 5 клубы – “Старт”, “Кояш нуры”, “Кеды”, “Бокс” һәм “Эфебия”
38,3 млн. сумга ремонтланган. Өстәмә рәвештә 2,5 млн. сумга мебель һәм башка
җиһазлар алынган.