И.Метшин “Бердәм Россия” җирле бүлекчәләренең Россия күләмендәге форумында катнаша
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). Казан Мэры, “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан шәһәре буенча җирле бүлекчәсе
секретаре Илсур Метшин партия җирле бүлекчәләренең Бөтенроссия форумында
катнаша. Партиянең Россия буйлап урнашкан җирле бүлекчәләрендә эшләүче 2,5 мең секретарьне
җыйган әлеге масштаблы форум бу минутларда Мәскәүдә үтә. Моңдый киңлекләрдәге
һәм форматтагы чара Россия башкаласында РФ Премьер-министры, партия рәисе
Дмитрий Медведев тәкъдиме белән беренче тапкыр үткәрелә.
Форумның төп темалары – Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан
алдан тавыш бирү һәм ришвәтчелеккә каршы законнар җыелмасына кабул ителгән
төзәтмәләр турында фикер алышу. Исегезгә төшерәбез, Россиянең Дәүләт Думасында –
Татарстаннан 12 “бердәмроссияле” депутат.
Форумда финанс дисциплинасын һәм керемнәрнең
“үтәкүренмәлеген” саклау буенча заманча трендлар турында сөйләячәкләр. Керемнәр
турында мәгълүмат биреп бару барлык дәрәҗәдәге депутатларга да мәҗбүри булачак.