Казанда җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл итәләр
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Бүген Казанда “Корстон”
кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы
әгъзалары катнашында Гомуми җыелышның пленар утырышы үтә. Форумда Идел буе федераль
округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко,
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, илнең
муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре, Конгресс әгъзалары һәм башка рәсми затлар
катнаша.
Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы әгъзаларының
уртак утырышы Казанда 12-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр Гомумроссия
муниципаль берәмлекләр Конгрессы президенты, Дәүләт Думасының Федератив корылыш
һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяев рәислегендә үтә.
ТР Хөкүмәте порталы хәбәр иткәнчә, утырышта карала торган
төп мәсьәләләр – Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы Уставына
үзгәрешләр кертү, Конгресска яңа әгъзалар (Кырым, Севастополь һәм Карелия
муниципаль берәмлекләре Советыннан) кабул итү һ.б. Утырышта шулай ук Конгресс
эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләре турында да фикер алышачаклар.