(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче
ноябрь, Зоя Герасимова). Казан федераль университетының юридик факультеты Попечительләр
советының чираттагы утырышында факультетның 2015 елның беренче һәм икенче яртыеллыгындагы
эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук киләчәккә планнары турында фикер алыштылар. Утырыш
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Юридик факультетның уңышлары
турында факультетның деканы Лилия Бакулина сөйләп үтте.
Бүгенге көндә “Правовое обеспечение национальной безопасности” төп белем бирү программасын
лицензияләү процедурасы өчен документлар әзерләнгән. Документлар КФУның
уку-укыту һәм методик идарәсенә тапшырылган, шулай да процедураны тизрәк
башкарыр өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы сорала, ул исә әле һаман
да яңа программа өчен стандартларны билгеләмәгән. Илсур Метшин Попечительләр
советы әгъзаларына тиешле хатны әзерләргә кушты.
“Державин укулары” Бөтенроссия
конференциясе тиздән узачак әһәмиятле чараларның берсе булып тора, ул Казанда
25-26 ноябрь көннәрендә Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты белән бергәлектә
уздырыла. Декабрь аенда ТР юстиция министры Лариса Глухова катнашлыгында “Хокукый
диктант” һәм Юридик факультет көнен бәйрәм итү көтелә.
Шулай ук якын арада юридик факультетны
тәмамлаган шәхесләр белән мастер-класслар оештыру планлаштырыла. Казан Мэры
мондый чараларны даими рәвештә уздырырга кирәк, диде.
Бүгенге утырышның көн кадагына
энергетика хокукы буенча лаборатория булдыру һәм энергетика тармагындагы
юристлар өчен квалификация үстерү программаларын тормышка ашыру мәсьәләсе
чыгарылды. Илсур Метшин фикеренчә, заманча хезмәт базары тар профильле юристлар
әзерләүне сорый.
КФУ юридик факультеты чыгарылыш
студентлары ассоциациясе рәисе Илдус Янышев, үз чиратында, ассоциациянең һәм
Казан федераль университетында юридик мәгариф һәм фән үсеше фондының эшчәнлеге
турында сөйләп үтте. Ул шулай ук КФУ юридик факультетында укып чыккан
кешеләрнең беренче форумын оештыруга әзерлек турында хәбәр итте.
Утырыш ахырында Илсур Метшин
Попечительләр советы алдында торган төп бурыч – студентлар тормышына яңалыклар
кертү, дип билгеләп үтте. “КФУ юрфагын алдынгы позициягә чыгару теләге безне
барыбызны да берләштерә. Бер ремонт ясау һәм заманча җиһазлар алып кына без
моны эшли алмаячакбыз. Факультетта актив тормыш кайнарга тиеш. Белем бирү
буенча лидерлык позицияләрен саклау гына түгел, ә барлык мәдәни һәм спорт
программасында да алдынгы булырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.